Биографиясе

1950 елның 1 июлендә Питрәч районының Шәле авылында туа.

Казан мәдәният институтын тәмамлаганнан соң (1980) «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә корректор булып эшли.

1982–1988 елларда «Идел» альманахының җаваплы мөхәррире, 1988–2000 елларда «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе.

1988–2000 елларда телевизион юмористик тапшырулар авторы һәм алып баручысы.

2000 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире.

Иҗаты

Кәримовның беренче хикәяләрендә үк («Ундүрт яшьтә», 1981) лиризм һәм юморның үрелеп баруы күренә.

Аннан соңгы әсәрләрдә юмористик интонация тагын да ныгый, сатирик мотивлар барлыкка килә («Бәхетле кеше», 1984; «Вәгъдә», 1985; «Күләгәдә төлке бар», 1990; «Үзеңне бел», 1997; «Өй артында шомыртым», 2003).

Мелиораторлар тормышы һәм хезмәте турында дилогиянең беренче китабы буларак игълан ителгән «Ком сәгате» романы (2000) тәнкыйтьчеләр һәм укучылар тарафыннан югары бәяләнә. 2003 елда «Казан утлары» журналында дилогиянең икенче өлеше – «Сакау күке» басылып чыга.

Бүләкләре

Ф.Хөсни һәм Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты (2004, 2016 еллар), Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2018 ел).