Биографиясе

1905 елның 1 мае, Казан – 1991 елның 24 июне, Казан.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм Татар педагогия техникумында укый.

1922 елда аны тәмамлагач, ВЛКСМның өлкә комитеты каршындагы матбугат бүлеге экспедициясендә эшли.

1925–1928 елларда «Эшче» (Мәскәү) газетасы редакциясендә.

1928–1939 елларда «Чаян» һәм «Кызыл Татарстан» журналларында.

1939–1942 елларда СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле.

Иҗаты

«Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре «Кызыл Шәрекъ яшьләре» газетасында 1923 елда басыла.

«Таш урамнар җыры» (1929) дип аталган беренче җыентыгы Мәскәүдә дөнья күрә.

«Бәхет турында җыр» (1939), «Курай» (1946), «Җырда очрашу» (1957), «Уйланулар, елмаюлар» (1983) һ.б. шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы.

Стиле ягыннан Исхакның шигырьләре кискен публицистик характерда. Аеруча мәсәл һәм сатирик поэмалары уңышлы иҗат ителгән.

Әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Нәвои, Абай, Мәхтүм Колый, Низами, Нәсими, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.В.Маяковский әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә; Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1983) поэмасын хәзерге татар әдәби теленә күчерүгә дә зур өлеш кертә.

Әдәбият белгече буларак та билгеле: «Тукайның шигъри осталыгы» (1963), рус телендә нәшер ителгән «Поэт-герой Муса Җәлил» (1956) китаплары. Г.Бәшировның «Намус» романы буенча эшләнгән опера либреттосы (Н.Җиһанов музыкасы, 1951) авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1965.

Илһамнар чишмәсе. Казан, 1985.

Әдәбият

Хәким С. Казан – шагыйрьләр шәһәре // Үз тавышың белән. Казан, 1969.

Ахунов Г. Егетлек // Социалистик Татарстан. 1985. 24 май.

Мәҗитов З. Җаваплылык // Шәһри Казан. 1995. 24 июнь.

Автор – Р.Ә.Мостафин