Биографиясе

1923 елның 23 августы, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Түбән Шөн авылы — 2010 елның 27 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1948), ТАССР МС каршындагы Радиолаштыру комитетында балалар өчен тапшырулар мөхәррире булып эшли.

1955–1960 елларда «Пионер» журналының баш мөхәррире, 1960–1967 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 1967–1978 елларда «Казан утлары» журналында җаваплы сәркәтип.

Иҗаты

Беренче китабы – «Көмеш елга» повесте (1948; русчага тәрҗемәдә «Река Серебрянка», М.-Л., 1953). Үзенең әсәрләрендә Ихсанова аеруча балаларның, яшүсмерләрнең уй-хыялларын, романтик омтылышларын яратып сурәтли. Ул – маҗаралы сюжетка корылган «Җир астында җиде көн» (1949), «Саралан малайлары» (1966), «Тал бөгелә» (1974), «Космонавтлар урамы» исемле повесть һәм хикәя җыентыклары авторы. «Робинзоннар лагеренда» (1965; русчага тәрҗемәдә «В лагере Робинзонов», 1977) повесте белән Ихсанова аеруча таныла.

Мәхәббәт, дуслык, тугрылык турында лирик хикәяләре тупланган «Тау чәчәге» (1967), «Гөлләр кояшка карый» (1972; рус теленә тәрҗемәсе «Цветы тянутся к солнцу», М., 1976), «Тузганак» (1993) җыентыклары игътибарга лаек. Ихсанованың кайбер хикәяләре һәм повестьлары рус, башкорт, чуаш, украин, эстон телләренә тәрҗемә ителгән. Л.Кассильнең «Кече улның урамы» («Улица младшего сына», 1953), А.Талвирның «Буа юлында» («На Буинском тракте», 1958) әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Матбугатта очерклар, рецензияләр, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән еш чыгыш ясый.

Бүләкләре

ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты (1996).

Әдәбият   

Шәрәфи Г. Ихласлык // Казан утлары . 1983. № 8;

Тимбикова К. Якты язмыш // Татарстан. 1998. № 8/9;

Балалар әдәбиятын баласытмыйк // Мәдәни җомга. 2004. 13 февр.