- РУС
- ТАТ
шагыйрь, педагог
1816 елның 22 феврале, башка мәгълүматлар буенча 1818 ел – 1867 елдан соң.
Н.М.Ибраһимовның улы.
1837 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Беренче ир балалар гимназиясендә укыта.
1832–1834 елларда «Заволжский муравей» журналында языша, соңыннан әсәрләре башкаланың матбугат чараларында – «Санкт-Петербургские ведомости» (1837), «Библиотека для чтения» (1839) һ.б.да басыла.
1841 елда Казанда аның беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Рус фольклор поэтикасына мөрәҗәгать итүе Ибраһимовка зур уңыш китерә. «Җаныкаем, чибәр кыз...» («Ты душа ль моя, красна девица...») исемле танылган шигыренә Н.И.Бахметьев, соңыннан А.Ф.Львов музыка яза, һәм ул популярлашып китә. Җыр, романс стилендә язылган «Кара урман шаулый...» («Шумят, шумят во сыром бору...»), «Кыңгырау» («Колокольчик»), «Романс», «Күзләр» («Очи») (соңгысына 1856 елда композитор Н.Кравцов музыка яза) шигырьләренә эчкерсезлек, гадилек һәм аһәңлелек хас.
Казанда югары даирә вәкилләренә эпиграммалар язып таныла.
1844 елда Казаннан китә. Пермь губернасында тау эшләре чиновнигы булып хезмәт итә. 1866 елда Түбән Тагилга күчә, бөлгенлеккә төшә. 1867 елда Кынов приход училищесендә укыту өчен рөхсәт алырга тырышып карый. Шуннан соңгы язмышы билгесез.
Стихотворения Льва Ибрагимова. К., 1841.
Аристов В.В. Два забытых поэтических имени // Казанские находки. К., 1985;
Русские писатели: Библиогр. словарь. М., 1992. Т. 2.
Автор — М.М.Сидорова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.