Эчтәлек

Псевдонимы Мөхәммәт Мирза.

1953 елның 1 мартында Актаныш районы Чалманарат авылында туган.

Казан мәдәният институтын тәмамлагач (1975), Актаныш районында эшли: җирле радиотапшырулар мөхәррире (1975–1979), ВЛКСМ райкомының 1 нче секретаре (1979–1984), район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары (1984–1996), район хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире (1996–2001).

2001–2005 елларда ТР мәдәният министры урынбасары.

2005 елдан ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

«Кәккүк тавышын санадым» (1994), «Турайгыр» (1998), «Киек каз юлында» (2003), русчага тәрҗемәдә «Дорога к тебе» (2006), «Тере су» (2007), «Адәм баласы» (2009), «Агыйделдә ак пароход» (Уфа, 2009) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Г.Тукай исемендәге РТ Дәүләт премиясе лауреаты (2011). Медаль белән бүләкләнгән.

Әдәбият

Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә – бул! // Казан утлары. 1998. № 11.

Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары 2003. № 11.