Биографиясе

1930 елның 15 мае, Саба районы Тенеки авылы — 2008 елның 25 августы, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1954), «Яшь сталинчы», «Колхоз байрагы» (Байлар Сабасы штп), «Коммунизмга» (Арча штп), «Хезмәт» (Балтач авылы) газеталарында эшли. 1969 елдан Казанда яши, «Чаян», «Казан утлары», «Татарстан» журналларында эшли. «Ерганак юл яра» (1961), «Урманлы үр» (1980), «Бәхет җире» (1987), «Ерактагы кыялар» (1990), «Айның уты сүнгән» (2004) хикәяләр җыентыклары; «Урак өсте болытлары» (1988) повесте һ.б. авторы.

Хуҗин әсәрләренең тематикасы — авыл һәм аның кешеләре.

«Татар хикәясе антологиясе»н әзерләп бастыра (2001).

Әдәбият

Хатипов Ф. Якты җирлектәге һәлакәт // Мөлкәтебезне барлаганда. К., 2003; 

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т. 2.