Биографиясе

1912 елның 17 октябре, Апас районы Карамасар авылы — 1966 елның 13 октября, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1941). «Кызыл армеец» (1932–1941), «Яшь сталинчы» (1932–1941, 1949–1952) газеталарында, «Ватан намусы өчен» (1942) фронт газетасында, ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә (1954–1962) эшли.

«Шатлык» исемле беренче шигырьләр җыентыгында Хуҗи иҗатында тыныч тормышка сөенү, сугыш геройларына, сугышта һәм тылда совет кешеләренең батырлыкларына дан җырлау кебек төп темалар билгеләнә. «Комсомолка» (1937), «Хәсән күле» (1939), «Зоя Космодемьянская» (1942), «Россия» (1944), «Яшәү мәгънәсе» (1963) поэмаларына, герой-шагыйрь М.Җәлилнең тормышы һәм батырлыгы турында «Кырыс хикәят» (1964) трилогиясенә героик пафос хас. «Сабан тургайлары» (1941), «Янар йөрәкләр» (1967), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1980), «Таныш күзләр, таныш карашлар» (1991) шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гайнанов Р. Герой, стиль, осталык. К., 1975; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.