Биографиясе

1961 елның 18 июлендә Биектау районы Бикнарат авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1983), «Ялкын» журналы редакциясендә эшли.

1987 елдан ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире. 1990 елдан «Салават күпере», «Таһир-Зөһрә» (1997 елдан), «Яучы» (1999 елдан), «Җүләр чак» (1999 елдан), «Әбугалисина» (1999 елдан), «Сәхнә» (2001 елдан) газета-журналларын җитәкли, бер үк вакытта, 2001 елдан «Ак Барс» нәшрият йорты» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.

Иҗаты

Хөсниярнең беренче хикәяләр җыентыгы – «Таң ата да кич була» (1989) яшьләр тормышына багышлана. «Тәгәри китте язмышлар» җыентыгына (1991) Сталин репрессияләре, армиядәге «дедовщина» корбаннары, хәзерге татар авылы мәсьәләләре турындагы хикәяләр керә.

«Терсәк сугышы» (2001), «Эттән туган» (2003) романнарында әхлак-әдәп мәсьәләләре күтәрелә. Хөснияр иҗатында авыл темасы җиргә сакчыл мөнәсәбәт турындагы «Хуш, авылым!» (2011) романында дәвам итә. Әсәрдә Себергә сөрелгән крәстияннәр язмышлары белән бәйле вакыйгалар тасвирлана.

Балалар өчен «Шүрәле шаяруы» (1996), «Аллага шөкер: Балалар өчен дин сабаклары» (2003), «Мин инглизчә сөйләшәм» (2010) һ.б. җыентыклар авторы.

Бүләкләре

М.Җәлил исемендәге республика бүләге, ТР Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге (2001), Г.Исхакый исемендәге (2008) бүләкләре лауреаты.

Әсәрләре

Два билета на трагедию. Казань, 2007.

Кичү. Казан, 2012.

Әдәбият

Хәсәнов М. Читтә калмаска! // Казан утлары. 1987. № 5.

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.