- РУС
- ТАТ
шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983)
1923 елның 15 апреле, Казакъстан АССРның Җаңакала районы Урда авылы — 1993 елның 15 марты, Казан.
Югары артиллерия мәктәбен (Ленинград, 1945), Казан университетын (1952) тәмамлый.
1952–1975 елларда Татарстан китап нәшриятында эшли: мөхәррир, матур әдәбият редакциясе мөдире, өлкән мөхәррир.
«Туган ил өчен» беренче шигырь җыентыгы 1945 елда нәшер ителә. «Идел таңнары» (1954), «Җырлар, шигырьләр һәм поэмалар» (1956), «Чор һәм җыр» (1963), «Җир мәрҗәннәре» (1967), «Ләйсән» (1973), «Әнием миләше» (1979), «Мәхәббәт һәм моң» (1983), «Якты моң» (1997) шигырь җыентыклары; «Чирәм җирләр сулышы» (1960), «Ангара утлары» (1963), «Аю-Даг итәгендә» (1968) очерк һәм новелла җыентыклары авторы.
Хөсәен мәдхия, сонет, поэма жанрларында иҗат итә. Патриотик тематика, туган илгә, хезмәт халкына дан җырлау мәхәббәт лирикасы, сатира һәм юмор белән үрелеп бара. Балалар өчен язылган «Нәни дусларыма» (1949), «Чебиләр» (1951), «Назар һәм казлар» (1955) шигырь җыентыкларында мавыктыргыч һәм серле табигать дөньясы сурәтләнә. Х. шигырьләренә «Студент Ульянов» кантатасы (комп. А.Вәлиуллин), Туган ил турында симф. поэма (1954, комп. М.Латыйпов), Балалар өчен язылган «Ел фасыллары» («Времена года», 1967, комп. Б.Мөлеков) кантатасы, күп кенә популяр җырлар иҗат ителә.
Хөсәенның шигырьләре йөгерек һәм аһәңле тел белән язылган. Күп шигырьләре рус, украин, кыргыз, үзбәк, казакъ, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Татар теленә молдаван шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә («Молдаван шагыйрьләре», 1972).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.