Эчтәлек

XIV йөз ахыры — XV йөзнең 1 нче яртысында яши.

Низами поэмасына назыйрә рәвешендә язылган «Мәхзән әл-әсрал» («Серләр хәзинәсе», 1409–1414) поэмасы авторы.

Поэмасында Харәзми гуманизм, мәрхәмәтлелек, гаделлек идеяләрен тарата. Поэманың борынгырак күчермәләре Идел буе төбәкләрендә табыла, бер кулъязма нөсхәсе Британия музеенда (Лондон) саклана, 1858 елдан берничә тапкыр Казанда басылып чыга.

Әдәбият

Үзбек адабиёти: 4 томлик. Тошкент, 1959. Т. 1.