Биографиясе

1934 елның 25 сентябре, Актаныш районы Әнәк авылы — 2004 елның 28 гыйнвары, Чаллы шәһәре, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958), «Маяк» (Азнакай шәһәре), «Алга» (Питрәч авылы) газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында мөхәррир.

1963–1966 елларда Казанда яши, Казан университетында ЭВМ программисты булып эшли.

1966–1988 елларда Түбән Кама шәһәрендә яши, «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе, урта мәктәптә укытучы, «Түбәнкаманефтехим» ҖБдә инженер-төзүче булып эшли.

1989–1997 елларда ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә җаваплы сәркәтип.

Хезмәт кешеләре турында очерклар җыентыклары авторы: «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984), «Кыйбла җиле» (1992). Х. геройларын документаль төгәллек һәм романтик пафос белән сурәтли. «Яшенле тау» (1988), «Ак догалар» (1992), «Тәүбә» (1995) шигырь җыентыклары авторы.

Әдәбият

Әгъзамов Ф. Вөҗдан баскычларын санаганда // Казан утлары. 1981. № 7.