Биографиясе

1932 елның 3 феврале, Арча районы Хәсәншәех авылы — 2013 елның 15 сентябре, Казан, Балтач шәһәр тибындагы поселогыда җирләнә.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1955), Балтач районы мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыта.

1958 елдан ТАССР китап палатасында: китапханәче, директор (1972–1988). 1995–2008 елларда ТР ФА Татар энциклопедиясе институтында эшли.

Хисамова җитәкчелегендә «Татарстан матбугат елъязмасы» (1960–1980), «Татарстан китаплары» (т.1–2, 1979–1986), «Татарстан китаплары: Рус китаплары» (1995) һ.б. библиографик басмалар әзерләнә.

Әдәбият     

Зыятдинов Б. Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех! К., 2006; 

Балтач энциклопедиясе. К., 2006. 1 кит.