Биографиясе

1939 елның 16 марты, Актаныш районы Чат авылы — 2009 елның 14 сентябре, Казан; туган авылында җирләнә.  

М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (1961), Татар дәүләт академик театрында артист.

1964 елдан Республика халык иҗаты йортында методист, 1967 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы хезмәткәре (бүленеп), 2004–2009 елларда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында тәрҗемәче.

Иҗаты

«Тәзкирә» повесть һәм хикәяләр җыентыгы (1966), «Кызыл планетага сәяхәт» маҗаралы повесть (1967), «Сабыйлар хакына» пьесалар җыентыгы (1969) авторы. Н.В.Думбадзеның «Я вижу солнце» («Мин кояшны күрәм», 1968), Г.Шәрипованың «Семья Гафура» («Гафурлар гаиләсе», 1981) романнарын, Л.И.Гумилевскийның «Зинин» повестен (1986), З.И.Воскресенскаяның «Пароль — Надежда» («Ялкынлы яшьлек», 1990) романын, С.Чикинның «Д.И.Ульянов» документаль повестен (1990), Н.Чуковскийның «Отважные капитаны» («Кыю капитаннар», 1995) повестьлар җыентыгын, А.П.Чехов, В.В.Маяковский, А.Н.Арбузов, В.С.Розов, Д.Н.Вәлиев һ.б. пьесаларын татар теленә тәрҗемә итә. М.Галәү, Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, А.Гыйләҗев, А.Расих, К.Нәҗми һ.б. әсәрләре буенча радио-телеспектакльләр сценарийлары авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.