Биографиясе

1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Кәшә (Зирекле Күл авылында) туган.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1963) Арча педагогия училищесендә рус теле һәм әдәбияты укыта, 1964 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы, 1965 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы сәркәтип. 1971 елдан ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркәтип. 1973 елдан ТАССР мәдәният министры урынбасары, 1982 елдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, 1989 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдире, 1991 елдан «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире, бер үк вакытта ТАССР Югары Советының мандат комиссиясе рәисе, 1995 елдан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 1999–2004 елларда дәүләт телләрендә ТР законнарын тәңгәлләштерү (идентификацияләү) комиссиясе рәисе.

Дәүләт флагын, Дәүләт гербын, Дәүләт гимнын булдыру буенча ТР Конституция комиссиясенең эшче төркемен җитәкли, Бөтендөнья татар конгрессы, Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале идеясе һәм концепциясе авторы.

1968 елдан ТР, РСФСР, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, аларның берничә съездына депутат итеп сайлана, иҗади берлекләрнең җитәкче органнары, «Наш современник», «Дружба народов», «Казан утлары», «Татарстан» һ.б. журналлар редколегияләре составына керә.

2004–2013 елларда РФ Язучылар берлеге секретаре.

2012 елдан РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы.

1990–1995 елларда ТР Дәүләт Советының халык депутаты.

Иҗаты

Харисның басылган беренче әсәрләре (1960 еллар уртасы) дөньяга фәлсәфи караш, яңа шигырь формалары һәм сәнгать чаралары эзләү белән укучының игътибарын җәлеп итәләр. Аның лирикасының үзәк темалары – мөһим тормыш мәсъәләләре, татар халкының үткән һәм хәзерге заман контекстында кеше язмышлары, туган як табигате («Кайтаваз», 1969; русчага тәрҗемәдә «Войди в мой дом», М., 1980; «Алтын төрән», 1983; «Көзге мәхәббәт», 1991; «Хисемнең исеме», 1996; «Тоткасыз ишек», 1999; «Сандугачлар тынган вакыт», 2011 һ.б.).

1980–1990 еллар ахыры үзгәреш чоры һәм аннан соңгы заман кешесенең драматик образы «Исемсезләр» (2002) шигъри романында, «Борылышта» (1987), «Чехов базары» (1997), «Карлыган сатучы кыз» (2000), «Татар «Титанигы» (2011), «Урам» (2012) поэмаларында тудырыла. Бөек Ватан сугышы геройларына һәм тыл хезмәтчәннәренә «Җәлилчеләр» (1980), «Ат иярләү» (1983), «Шөкер» (1999), «Җиңү күргәзмәсе» (2007), «Кадрия» (2007) поэмалары багышлана. «Мулланур» (1968), «Камил Якуб» (1975), «Ант суы» (1984), «Татарлар» (1988), «Идегәй» (1989), «Худяков» (2001) поэмаларында Харис күптән үткән вакыйгаларга һәм төбәкнең хәзерге тарихына мөрәҗәгать итә. «Рәссам» (1976), «Зөләйха» (1987), «Өч үбешү» (1992), «Сәйдәш яры» (1996), «Тукайның мәхәббәт төшләре» (1999), «Тәүбәсез мәхәббәт» (2001), «Рәшит Ваһапов» (2002), «Нарспи эзләре» (2007) поэмаларында мәхәббәт лирикасының көчәюе күзәтелә.

Харис – татар язучылары Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, М.Кәрим, С.Хәким, Х.Туфан, Ә.Еники, рус язучысы В.Шамшурин, чуаш язучылары М.Сеспель, П.Афанасьев, Ю.Семендер, В.Тургай, композитор Н.Җиһанов, рәссам Н.Фешин, артист Р.Таҗетдинов һ.б. иҗатлары турындагы мәкаләләр авторы.

Харис иҗатына тирән хисләр, образлы фикерләүнең күпкатлылыгы һәм афористиклыгы хас. Гади тормыш күренешләре, табигать картиналары аның каләме астында зур социаль, сәяси һәм фәлсәфи мәсьәләләргә шигъри кинаяга әверелә. Тормышны тирән кабул итү, лирик, фәлсәфи һәм публицистик башлангычларның кушылуы аның әсәрләренең җәлеп итәрлек асылын һәм актуальлеген хасил итә.

Харис – балалар өчен популяр китаплар һәм пьесалар авторы («Матур өй», 1988; «Лап-лап», 1992; «Әбәк», 2001 җыентыклары). Аларга хикәяләүнең гадилеге, төслелек, ачык образлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу хас.

1990 еллар ахырыннан шагыйрь иҗатының мөһим юнәлеше – төрле жанрдагы музыка әсәрләре өчен либретто язу: «Кеше» (композитор М.Яруллин), «Мулланур» (композитор Е.Кожевникова) ораторияләре, «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (композитор Р.Әхиярова, 2006), «Кыйссаи Йосыф» балеты (композитор Л.Любовский, 2001; РФнең Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләге), «Алтын Казан» рок-операсы (композитор Э.Низамов, 2011). Харис шигырьләренә Н.Җиһанов «Әйтмә миңа», «Мәңгелек язым», Ф.Әхмәтов «Гашыйк бул син миңа», Р.Әхиярова «Зәңгәр томан», «Ак кәгазь» җырларын, Р.Яхин 7 романстан торган «Кояшлы яңгыр» вокал циклын иҗат итәләр һ.б. Харис пьесалары буенча «Умырзая» (Казандагы Яшь тамашачылар театры, 2008), «Илдус һәм Windows» (шунда ук, 2011), «Күзләреңне үбеп...» (Минзәлә татар драма театры, 2009), «Серле алан» (Казан «Әкият» курчак театры, 2011), «Абай-бабай аланы» (шунда ук, 2011), «Кәкрүшкә» (шунда ук, 2012) спектакльләре куела, «Сабантуй юлы» («Дорога на Сабантуй», хроник-документаль фильм, Казан киностудиясе, 1980), Г.Тукай турында «Күңелемне җыр белән яктырт» («Озари мне душу песней», музыкаль-шигъри фильм, Казан киностудиясе, 1986) төшерелә.

Поэзия белән беррәттән Харис иҗатында аерым урынны графика алып тора. Харисның А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда узган графика әсәрләре күргәзмәсе (Казан, 1996) нәтиҗәләре буенча «Шигырь язган каләм белән...» китап-альбомы иҗат ителә (1998).

Харис үзен тәрҗемәче буларак та киң таныта. Г.Державин, А.Пушкин, М.Лермонтов, Ф.Тютчев, С.Есенин, И.Северянин, М.Цветаева, А.Ахматова, Н.Хикмәт, Г.Лорка, Р.Гамзатов, П.Хузангай, О.Сөләйманов, Ю.Семендер һ.б. әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Харис әсәрләре рус, инглиз, белорус, башкорт, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1972), Башкортстан Язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге бүләге (1994), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1997), РФнең Дәүләт бүләге (2005), Чуашстанның М.Сеспель исемендәге халыкара бүләге (2009), Р.Гамзатов исемендәге Зур әдәбият бүләге (2011), «Алтын Дельвиг» бүләге (2015) лауреаты. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 7 томда. Казан, 2006.

Присядь к очагу моему. М., 1984.

Испивший молнию. Казань, 2007.

Певчая ночь. М., 2011.

Юрату сукмаке. Чебоксары. 1995.

Сярэбраны прамень. Минск, 2008.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Заманга иш иҗат // Казан утлары. 2001. № 5.

Хәсәнова Ф. Ренат Харис шигърияте. Казан, 2005.

Дементьев В. В середине судьбы своей // Литературная Россия. 1989. 7 апреля.

Переяслов Н. Поэт – он равен ростом Богу // Литературная газета. 2007, 24–30 октября.

Ренат Харис һәм татар шигърияте: Татарстанның халык шагыйре... Ренат Хариска 70 яшь тулуга багышланган Росиякүләм фәнни-гамәли конференция материаллары. Казан, 2011.

Автор – Т.Н.Галиуллин