- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1893 ел, Тәтеш өязе, хәзер Апас районы Ябалак авылы — 1931 ел, шунда ук.
Мулла улы.
Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә ала, аннан соң Казан мәдрәсәләренең берсендә укый.
1913 елдан укыта.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, укыта, төрле газета һәм журналлар редакцияләрендә эшли.
Харисның беренче «Фәкыйрьлек вә ятимлек» шигыре 1911 елда «Йолдыз» газетасында басыла.
1912–1916 елларда «Аң», «Ялт-Йолт», «Сөембикә», «Кояш» һ.б. татар газета һәм журналларында шигырьләре дөнья күрә. Әлеге шигырьләренең бер өлеше «Күңел көзгесе» җыентыгына кертелә (1913). «Өрәк» һәм «Гаилә хатирәләре» поэмалары авторы. А.С.Пушкин һәм Л.Н.Толстой әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
1917 елдан соң матбугатта Совет хакимиятенә мәдхия җырлаган шигырьләре басыла.
Татар шигърияте: XX гасыр башы. К., 2004;
Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): Биобиблиогр. сүзлек. К., 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.