Биографиясе

1932 елның 10 ноябрендә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туган.

1949 елда Казах ССРның Актүбә шәһәрендәге тимер юл техникумына укырга керә. 1951–1954 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң техникумда укуын дәвам итә, шул ук вакытта 1955–1956 елларда Актүбә шәһәренең пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкли. 1956–1960 елларда Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә бригадир һәм өлкән мастер булып эшли. Бер үк вакытта Бөтенсоюз политехник институтының Орск филиалында (4 курсын тәмамлый) һәм КПССның Орск шәһәр комитеты каршындагы Марксизм-Ленинизм университетының ике еллык курсларында укый.

1961 елдан Казанда яши. 1961 елдан аның очерклары һәм мәкаләләре «Татарстан яшьләре» газетасы һәм «Азат хатын» журналы битләрендә күренә башлый. Беренче хикәяләре шулай ук яшь авторларның коллектив җыентыкларында басыла. 1968 елда «Юлда» дип исемләнгән беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.

1977 елдан ТАССР (Татарстан Республикасы) һәм СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1967–1983 елларда – СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. 1985–1994 елларда – Татарстан китап нәшриятының әдәби мөхәррире, 1998–2005 елларда – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе Институтының фәнни хезмәткәре.

Иҗаты

Л.Хәмидуллин – «Дала иртәсе» (1971) повесте; хикәя, повесть, очеркларны берләштергән «Офыктагы рәшәләр» (1990), «Ак төннәр хәтере» (2002), «Күңелдә калганнар» (2007), «Кичке шәфәкъ» (2009), «Барыбыз да көрәштек» (2010), «Буранлы төндә» (2012) җыентыклары; «Дәрдемәнд» альбомы (2003); «История татар в лицах» сериясеннән документаль повестьлар: «Зарница на небосклоне» (2009), «Дәрдемәнд» (2010), «Әмирхан Ениики» (2013); «Победа досталась дорогой ценой» (2015) һәм «Җиңү җиңел бирелмәде» (2015) документаль очерклар; «Зарницы на горизонте» хикәяләр, повестьлар һәм очерклар җыентыгы (2017), «Дәрдемәнд» альбомы (2019) авторы.

Ул тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә: казах, каракалпак, үзбәк, рус һәм башка телләрдән уннан артык китап тәрҗемә итеп бастыра. Алар арасында Ә.Әлимҗановның «Отрар хатирәсе» (1974) повестьлар җыентыгы, С.Моратбәковның «Әрем исе» повесть һәм хикәяләре (1986), Ә.Мохтарның «Чинар» (1976) романы, В.Быковның «Һәйкәл» повесте (1984), З.Гыйльмановның «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» документаль очерклары (1989), А.Капустинның «Беренче җиңүләр» повесте (1995), Я.Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» романы (1996).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 2020 елда «Дәрдемәнд» / «Дэрдменд» (татар һәм рус телләрендә), «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен бирелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге (2010), Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге (2017) бүләкләре лауреаты.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005); СССР Әдәби фондының (1982), Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең (2012), Татарстан Мәдәният министрлыгының (2005, 2017) мактау грамоталары; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең (2016) һәм Казахстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары (2021) белән бүләкләнгән.

Әсәрләре

Юлда: хикәяләр. Казан, 1968.

Дала иртәсе: повесть. Казан, 1971.

Офыктагы рәшәләр: повесть, хикәяләр, очерклар. Казан, 1990.

Ак төннәр хәтере: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. Казан, 2002.

Дәрдемәнд: фотоальбом. Казан, 2003.

Күңелдә калганнар: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. Казан, 2007.

Кичке шәфәкъ: документаль бәян, эссе, очерклар. Казан, 2009.

Барыбыз да көрәштек / Все мы воевали: хикәя, очерклар. Казан, 2010.

Буранлы төндә: документаль повестьлар, хикәя, очерклар. Казан, 2012.

Җиңү җиңел бирелмәде: тарихи очерк. Казан, 2015 (автордаш).

Зарница на небосклоне: документальная повесть. Казань, 2009.

Дэрдменд. Казань, 2010. Серия: История татар в лицах.

Амирхан Еники: документальная повесть: Казань, 2013.

Поэт – издатель – меценат: к 95-летию со дня смерти Закира Рамиева – Дэрдеменда. Казань, 2016.

Победа досталась дорогой ценой. Казань, 2015 (соавтор).

Зарницы на горизонте: рассказы, документальные повести, очерки, эссе, статьи. Казань, 2017.

Әдәбият

Миңнуллин Ф. Җылылык хисе // Казан утлары. 1969. №6. 177–179 б.

Саръян Х. Өч төрле өч адым // Саръян Х. Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977. 37–46 б.

Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу // Казан утлары. 1977. № 9. 175–180 б.

Шамов А. Лирон Хәмидуллин // Казан утлары. 1978. №3. 184–186 б.

Нурмөхәммәтев Т. Чуен юллар, күперләр аша // Яшь ленинчы. 1982. 11 ноябрь.

Миңнуллин Ф., Даутов Р. Җылылык хисе // Социалистик Татарстан. 1982. 23 декабрь.

Ахунов Г. Ихтирам нигезләре // Ватаным Татарстан. 1992. 6 ноябрь.

Миңнуллин Ф. Лирон Хәмидуллин // Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. Казан, 1994. 335–337 б.

Максудова Ш. Салмак кеше сукмагы // Шәһри Казан. 2002. 15 ноябрь.

Бәшир Ф. Аһ, туган каумем газиз // Мәдәни җомга. 2003. 7 ноябрь.

Госманов М. Тыйнак табигатьле каләмдәшебез // Госманов М. Гасырдан – гасырга. Казан, 2004. 351–353 б.

Миннибаев К. Лирон Хамидуллин // Миннибаев К. Перевод – это искусство. Казань, 2004. С. 56–58.

Фәйзуллин Р. Аксакал әдипләребезнең берсе // Казан утлары. 2007. № 11. 148–153 б.

Галимуллин Ф. Игелекле эшләр // Казан утлары. 2012. № 10. 136–139 б.

Лерон Л. Адаш абый... // Безнең мирас. 2017. №11. 74–80 б.

Имамов В. Егетләрдәй аксакал // Мәдәни җомга. 2017. 10 ноябрь.

Мансуров З. Рухият югарылыга чакыру // Мансуров З. Дөреслек икегә төрләнмәс. Казан, 2018. 168–181 б.

Хамидуллин Б. Казахская литература в творчестве татарского писателя и перводчика Лирона Хамидуллина // Материалы II форума гуманитарных наук “Великая степь”. Астана, 2017. Т.2. С. 613–618.

Хамидуллин Б. Литература и история Узбекистана в творчестве татарского писателя и переводчика Лирона Хамидуллина // Материалы III форума гуманитарных наук “Великая степь”. Астана, 2018. Т.2. С. 306–312.