Биографиясе

1933 елның 16 гыйнвары, Әтнә районы Мамыш авылы – 2002 елның 12 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960) Әтнә районының Иске Өҗем мәктәбендә укыта.

1963 елдан Казанда яши. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (1972 елдан) газетасында бүлек мөдире, Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире (1979 елдан), «Идел» альманахы мөхәррире (1981 елдан), «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире (1983–1999).

Иҗаты

Беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1960 елларда басыла. Халиков балалар өчен төрле жанрларда яза: санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр. Халиков мәңгелек кыйммәтләр, кеше яшәешенең төп закончалыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, яхшылыкның яманлыктан өстен булуы, бәхет турындагы уй-хисләрен образлы һәм эмоциональ рәвештә, балалар аңларлык формада үзенең яшь укучысына җиткерә белә. «Йолдызлар ничәү?» (1969), «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Эшләпәле дуслар» (1976), «Конфет агачы» («Конфетное дерево», рус теленә тәрҗемәдә, 1977), «Иң шатлыклы көнем» (1983), «Канатлы мәче» (1989), «Зиһен ачкычлары» (1993), «Сакчы күркә» (1997), «Сакаллы малай» (2002), «Иң гадел дус» (2005), «Канатлы куян» (2007) җыентыклары авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.