Биографиясе

1850 ел, Тәтеш өязенең Олы Яңасала авылы — 1923 елның 7 апреле, Казан.

Мулла улы.

Казандагы Зәңгәр мәчет (әтисе мәчетнең имамы һәм мөддәрисе була) каршындагы мәдрәсәдә укый. Укуын Кышкар мәдрәсәсендә дәвам итә.

Соңрак Казанда приказчик булып эшли, үзлегеннән белем ала, рус телен өйрәнә.

Җитлеккәч кечкенә генә китап кибете ача, 1893 елдан татар телендә дивар һәм өстәл календарьлары бастыра башлый, аларда кызыклы мәгълүмат урнаштыра.

1880 еллардан әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

Иҗаты

Халиди әсәрләренең күпчелеге дидактик юнәлештә: автор акча өстенлегенә каршы чыга, гади халык арасында белем һәм мәгърифәт тарату, хатын-кызлар эмансипациясе өчен көрәшә. Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмасы (1888) Г.Ильясиның «Бичара кыз» (1887) драмасына нәзыйрә рәвешендә иҗат ителә. Драма, XIX йөз ахырында татар приказчикларының һәм шәһәр ярлыларының тормышын чын һәм дөрес гәүдәләндерелүе, гади һәм аңлаешлы теле, диалогларның кыскалыгы белән аерылып тора. Баш героиня – чибәр һәм акыллы ярлы кыз Хәлимә тормыш авырлыкларына карамастан, җәмгыятьтә үз урынын һәм бәхетен таба. Автор фикеренчә кешенең абруе, аның гыйлемле булуында. «Морат Сәлимов» драмасында (1905) үзенең тырышлыгы белән югары белем алган баш герой, дуамал Сабирга, «Саран, надан Теллә бай» хикәятендәге (1906) хезмәтче хатын Җамал авыл баеның надан кызларына каршы куела. Х. пьесаларында наданлыкны фаш итә, белемнең байлыктан өстен булуын ассызыклый.

Халиди — «Җиһанабад падишаһы угылларының кыйссасы» (1896), «Болгарның Солтан Гадел Туктамыш хан кызы Хәлимәнең бәхәсе» (1898), «Кемгә тиеш?» (1904) һ.б. хикәя һәм повестьлар авторы. «Әлфе сәхәр вә сәхәр», ягъни «Мең дә бер сәхәр» (1903–1904) новеллалар җыентыгы «Мең дә бер кичә» әкиятләре тәэсирендә языла.

Халидинең татар драматургиясенең башлангыч чорында язылган пьесаларында җитди җитешсезлекләр очрый: аларда эш-хәлләрне ачык дәлилләү юк, күп образлар схематик рәвештә генә бирелеп, автор идеяләренә иллюстрация генә, конфликтлар реалистик хәл ителми. Аңа карамастан, аның иҗаты яңа заман татар реалистик әдәбияты һәм татар әдәби теле формалашуда зур роль уйный.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. Т. 2; 

Мөхәммәтшин З. Фатих Халидинең иҗат мирасы. К., 2001; 

Әхмәдуллин А. Ф. Халиди турында берничә сүз // Офыклар киңәйгәндә. К., 2002; 

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1975.                   

Автор — А.М.Ахунов