Эчтәлек

Биографиясе

1901 елның 26 марты, хәзер БРның Октябрьский шәһәре — 1944 елның 4 сентябре, Дахау.

1919 елдан Кызыл Армия сафларында. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

1920 еллар ахырыннан вакытлы матбугатта шигырьләр, хәрбиләр тормышыннан очерклар, хикәяләр бастыра башлый.

1942 елда Харьков янындагы сугышларда әсирлеккә төшә, Дахау концлагерена ябыла. «Хәрби әсирләрнең туганлык союзы» («Братский союз военнопленных») эшендә катнашканы өчен үлем җәзасына дучар ителә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк «Сугыш язмалары» исемле көндәлек (1968) алып бара.

Аерым шигырьләре «Алар сафта» (1961), «Өч яугир шагыйрь» («Три поэта-воина», 1979) коллектив җыентыкларына керә.