- РУС
- ТАТ
педагог, хаттат, ташка уеп язу остасы
XIX йөзнең 2 яртысы, Сембер губернасы Буа өязе, хәзер Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы дип фаразлана — 1930 еллар.
Язучы һәм революционер Ш.Усмановның әтисе.
1898 елда Саратов губернасы Кузнецк өязе Пәндәлге авылында укыта.
1906 елда гаиләсе белән Әстерхан шәһәренә, соңрак Оренбург шәһәренә күченә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.
Кабер ташларына уеп язу белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан ясалган кабер ташларының берсе Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы зиратында саклана. Таштагы текстлар гарәп һәм татар телләрендә тәгъликъ ысулы белән язылган. Язу техникасы — уеплау, бизәкләрсез. Текстта мәрхүм турында белешмәдән соң 1600 елда 18 татар гаиләсенең Темников, Рязань шәһәрләреннән Зур Чынлы авылына күченүләре турында мәгълүмат китерелә. Бу ядкәр беренче мәртәбә археограф М.Госманов, соңыннан М.Әхмәтҗанов тарафыннан өйрәнелә. Хәйрулла бине Гыйззәтулла үзен «әл-Чынлыви» тәхәллүсе белән күрсәтә.
Репрессияләр елларында һәлак була.
Әхмәтҗанов М. Ташларда тарих эзләре // Мирас. 2002. № 7;
Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. К., 1972.
Автор — М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.