Биографиясе

1929 елның 6 феврале, Бөгелмә шәһәре — 2005 елның 20 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1951), Тубыл шәһәрендә укыта.

1952–1960 елларда «Яшь сталинчы», «Сталин байрагы» (Чистай шәһәре), «На стройке» (Казан) газеталарында, КПССның Татарстан өлкә комитеты Партия тарихы институтында эшли.

1962 елда Югары партия мәктәбен (Мәскәү) тәмамлый. 1962–1988 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире. «Таң билгесе» (1968), «Әкиятләр» (1979), «Кашкарыйлар озын гомерле» (1984), «Сак-Сок тавышы» (1987), «Киек каз юлы» (1988), «Актәпи ник моңая?» (1991), «Ачылмаган серләр» (2004) повестьлар, хикәяләр һәм әкиятләр җыентыклары авторы.

Хафизова әсәрләре казакъ, үзбәк, украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.