Биографиясе

Якынча 1325 ел, Шираз шәһәре, Иран — 1390 ел, шунда ук.

Тулы дини белем ала.

Коръәнне һәм күп кенә хәдисләрне яттан белә — «Хафиз» («Коръән аятьләрен хәтерендә саклаучы») тәхәллүсе дә шуңа бәйле. «Диван»га («Җыентык») тупланган газәл, касыйдә, кыйтга, робагый, мәснәви жанрларында күпсанлы шигъри әсәрләр авторы.

Иҗаты

Шагыйрьнең үзәк темасы — социаль гаделсезлеккә каршы протест, тагын да яхшырак иҗтимагый төзелешкә омтылу, ирекле бәхетле шәхескә ышану. Шуның белән бергә Хафиз Ширази иҗатына пессимистик мотивлар да хас: кеше язмышының, бәхетенең үзгәрүчән булганына кайгыру. Аның лирик герое — капма-каршы көчләргә бирелгән аскет һәм мистик, скептик, хыялый, хөр фикерле кеше. Хафиз Ширази газәл формасын камиллеккә җиткерә. Әлеге жанрда иҗат ителгән шигырьләренә аффористик үткенлек һәм кыскалык, суфи, сатирик, натуралистик һәм фәлсәфи мотивларның үрелүе, мәхәббәтне илаһилаштыру (капма-каршы чагылышта мәхәббәт — ләззәт һәм мәхәббәт — газап), кинаялар һәм ярымтоннар хас. Хафиз Ширази шигырьләре күп кенә Шәрекъ һәм Европа телләренә тәрҗемә ителә. XVI йөздә шагыйрь Суди тарафыннан «Диван» төрек теленә шәрехләүләр белән тәрҗемә ителә. Гёте, үзенең «Көнбатыш-көнчыгыш диван»ының (1819) 2 нче өлешен «Хафизнамә» дип атап, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерә. Хафиз Ширази әсәрләрен А.С.Пушкин, А.А.Фет, А.Н.Майков һ.б. тәрҗемә итә. Татарлар арасында Хафиз Ширази поэзиясе фарсы телендә кулъязма күчермәләрдә таралган була; аның хезмәтләре берничә тапкыр журналларда һәм җыентыкларда нәшер ителә, аерым басмалар булып чыга. Хафиз Ширазиның М.Бигиев, Г.Рәхим, Ф.Бурнаш, Х.Туфан һ.б. тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләре С.Рәмиев, М.Гафури, М.Җәлил, Р.Гатауллин һ.б. шагыйрьләр иҗатларына көчле йогынты ясый.

Әсәрләре

Избранное. Таш., 1985; 

Диван. М., 1998; 

Лирика. М.–СПб., 2000.

Автор — Ә.М.Шәрипов