Биографиясе

1863 елның 16 марты, Оренбург губ., Бәләбәй өязе Ярмәкәй авылы — 1933 ел, Рязань өлкәсенең Касыйм районы Бимсала авылы.

Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән ала, 1875–1885 елларда Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык авылы мәдрәсәсендә, Рязань губернасының Касыйм шәһәрендә укытучылар курсларында укый, аларны тәмамлаганнан соң, Одесса, Харьков шәһәрләрендә, Башкортстанда, Рязань губернасының Касыйм шәһәре тирәсендәге авылларда (1923 елдан Бимсала авылында) татар мәктәпләрендә укыта.

Иҗаты

Һади — мәгърифәтчел характердагы повесть һәм хикәяләр авторы, аларда татар авылы тормышы чагыла. Аның әсәрләренең төп проблематикасы — хатын-кызларның тигез хокуклылыгы һәм укытудагы иске тәртипләрне тәнкыйтьләү.

«Бәхетле кыз» (Оренбург, 1904) хикәясе героинясы Гайшә ирексезләп тагылган никахтан катгый баш тартып, хатын-кызга кеше һәм дус дип карый белгән укымышлы Габбас муллага кияүгә чыга. Гайшә мөгәллимә булып китә, иҗтимагый мәнфәгатьләр белән кызыксынып яши. Үгет-нәсыйхәткә корылган «Официант» исемле хикәясендә (Оренбург, 1904) яңа мәчетләр ачылу турында бәян ителә, аларга халык арасында абруй казанган укымышлы муллалар килә.

«Хәер дога» (Оренбург, 1905), «Мәгъсүм» (Оренбург, 1906) хикәяләрендә Һади кадими мәдрәсәләрне тәнкыйтьли, аларны борынгы караңгы мәгарәләргә тиңли, ә укырга дип килеп, шунда гомерләрен бушка уздырган шәкертләрне «яңа мәгарә кешеләре» дип атый («Яңа Әсхабе кәһәф», 1908).

Һадиның иң күләмле әсәрләреннән берсе — «Җиһанша хәзрәт» повесте (1908). Авыл халкы арасында агарту эше алып барган Хәсән мулла комсыз кадимче ишан Җиһаншага каршы куела. Хәсән мулланың агарту эшчәнлеге нәтиҗәсендә авыл халкы чәчүлекләрнең уңышын күтәрүгә, сәүдә өлкәсендә уңышларга ирешә, яшәү шартларын яхшырта.

Һадиның кайбер әсәрләре — Одесса шәһәрендә яһүдләрне талау-җәберләүләр тәэсирендә язылган повесте (1905), рус-япон сугышы турындагы поэмасы, берничә хикәясе кулъязмалары югалган.

Һади сәнгатьчә хикәяли, мәкаль-әйтемнәргә бай, тере, аңлаешлы тел белән яза. Аның әсәрләре укучыга көчле эмоциональ тәэсир итә.

Һади иҗаты XIX йөз татар мәгърифәтчелек әдәбиятын йомгаклый һәм 1905–1907 елгы Революция чоры демократик әдәбиятына юл ача.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. К., 1957.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. Т. 2; 

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1975.