- РУС
- ТАТ
шагыйрь, авыл хуҗасы оешмасы һәм башка предприятиеләр җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1996)
1946 елның 15 гыйнвары, Азнакай районы Урсай авылы – 2018 елның 19 март, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1970).
1976 елдан Азнакай районы предприятиеләрендә: «Ленин юлы» (1976–1981), «Коммунизмга» (1981–1990) колхозлары рәисе, «Актүбәнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе урынбасары (1992–1994), «Татнефть» АҖнең «Никитинский» совхозы директоры (1999 елдан «Туйкә» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе).
1985–1990 елларда – ТАССР Югары Совет депутаты.
И.С.Гыйләҗевнең шигырьләре публицистик рухта, гражданлык, туган җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт хисләре белән сугарылган («Җир китабы», 1988; «Җилкенү», 1990; «Өмет ае», 1993; «Серле мәгарә», 1995; «Хак сүз», 2000; «Чатыртау тылсымы», 2001, «Яратканга күрә», 2006 җыентыклары).
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Вәлиев М. Шигырь эшкә барамы? // Каһарманнар кирәк. К., 1990.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.