Биографиясе

1902 ел – 1950 ел.

Мәскәү журналистика институтын тәмамлый (1934 ел).

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

1936–1937 елларда Казанда Эшче-крәстиян Кызыл Армия йорты башлыгы.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1930 елларда басыла башлый.

Балалар өчен язылган «Батыр песи» (1936 ел) әкият-поэма авторы.

А.П.Гайдарның «РВС» (1934 ел), А.О.Авдеенконың «Я люблю» («Мин сөям», 1935 ел) романнарын, Ги де Мопассан хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.