- РУС
- ТАТ
шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993 ел)
1938 елның 6 ноябре, Минзәлә районы Тулбай авылы – 2025 елның 6 гыйнвары, ТР Минзәлә районы.
Казан университетын тәмамлый (1968 ел).
Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач (1956 ел), Минзәлә районы Калмия авылы китапханәсе мөдире булып эшли.
1962 елдан Чиләбе шәһәрендә яши.
1963–1969 елларда китапханәдә бүлек мөдире, 1969–1970 елларда – өлкә Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында, 1984–1988 елларда «Сигнал» сәнәгать берләшмәсенең җирле радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир.
1989–1991 елларда «Дуслык», «Туган як» газеталарында җаваплы сәркәтип, бер үк вакытта өлкә телевидениесендә татарча «Чишмә» тапшыруларының алып баручысы һәм мөхәррире.
1963 елдан Чиләбедә М.Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештырып, күп еллар аны җитәкли.
1991 елларда Казанга кайта.
«Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә эшли, 1995–2003 елларда «Мәдәни җомга» газетасында.
«Уралым» (1979 ел), «Тау сукмагы» (1988 ел), «Офыклар-Прозрение» (Чиләбе, 1991 ел), «Йолдыз яңгырлары» (2006 ел) исемле шигъри җыентыклар авторы.
Шигырьләрендә Урал табигатенең матурлыгына, аның олы җанлы кешеләренә дан җырлый.
Алар нечкә лиризм, тирән фәлсәфи фикерләр, хезмәт һәм мәхәббәт романтикасы һәм зур граҗданлык тойгылары белән өртелгән.
Әхмәтҗанов М. Матурлык җырчысы // Килер бер көн. Казан, 1998;
Шәрифуллина Э. Энҗе бөртекләреннән тезмә // Казан утлары. 2008. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.