Биографиясе

1904 елның 9 (22) гыйнвары, Курск губернасы Льгов шәһәре, хәзерге Курск өлкәсе – 1941 елның 26 октябре, Черкасск өлкәсе Канев районы Лепляво авылы янында.

Укытучы гаиләсеннән. Балачагы Арзамаста уза, 1914 елдан реаль училищеда укый. 1918 елдан РКП(б) әгъзасы.

1918 елда үз теләге белән Кызыл Армиягә керә; 1919 елда – Киев пехота курсларын, 1921 елда "Выстрел" команда курсларын тәмамлый. 17 яшендә полк белән командалык итә. Гражданнар сугышының төрле фронтларында сугышта катнаша, берничә тапкыр яралана. Контузия аркасында 1924 елда армиядән китә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, "Комсомольская правда" газетасы махсус хәбәрчесе итеп фронтка җибәрелә. 1941 елның көзендә, камалышта калып, партизан отрядына эләгә, пулеметчы була. Лепляво авылы янындагы сугышта һәлак була. 1947 елда Канев шәһәренә күчереп җирләнә.

Иҗаты

1925 елда әсәрләрен бастыра башлый. Үз тавышын балалар әдәбиятында таба, балаларга фронт дуслыгы һәм революцион көрәш романтикасы турында сөйли. Иң танылган әсәрләре арасында: "Р.В.С." (1925), "Школа" (1930), Дальние страны" (1932), "Военная тайна" (1935), "Судьба барабанщика" (1939) повестьлары, "Голубая чашка" (1936), "Чук и Гек" (1939) хикәяләре.

"Тимур и его команда" повесте (1940) чын мәгънәсендә авторга дан китерә, ул бөтен ил буйлап "тимурчылар" массакүләм хәрәкәтен – өлкәннәргә һәм фронтовик гаиләләренә ярдәм күрсәтүне тудыра.

А.П.Гайдар әсәрләре буенча күпсанлы кинофильмнар иҗат ителә, китаплары дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

"Почет билгесе" (1939), I дәрәҗә Ватан сугышы (1964, үлгәннән соң) орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шәһәрләрдә (шул исәптән Казанда да) һәм бистәләрдә мәктәпләр, китапханәләр, урамнар Гайдар исеме белән атала. Туган ягында әдәби-мемориаль музей ачыла.