Эчтәлек

940 ел тирәсе, Тус шәһәре, Иран – 1020 яисә 1030 ел, шунда ук.

Дөнья әдәбиятында иң зур поэмаларның берсе, «Шаһнамә» (1 нче редакциясе — 994; 2 нче редакциясе — 1010) авторы (60 меңгә якын бәйт). Анда мөселманлыкка кадәрге Иран тарихы бәян ителә. Поэма 3 тематик өлешкә бүлеп карала. Мифологик өлешендә борынгы Ирандагы космо- һәм теогоник күзаллаулар, кешелек җәмгыяте барлыкка килү, шул исәптән Пишдадидлар (борынгы тәкъвалык патшалары) турындагы мифлар урын алган. Батырлар турындагы өлеше утрак (Иран) һәм күчмә (Туран) иранлылар сугышларына багышлана. Тарихи өлешендә Саманилар нәселе, гарәпләр тарафыннан Иранның буйсындырылуы, әлеге нәсел хакимиятенең бетүе турында хикәяләнә.

«Шаһнамә» поэмасы Яхшылык (Иран) белән Яманлык (Туран) арасындагы көрәш идеясе белән сугарылган. Фирдәүсинең камил идарәче турындагы уйлары гадел патшалар образларында чагыла. Поэманың икенче төп идеясе — туган илгә, Иранга мәхәббәт. «Шаһнамә»дәге батырлар һәм шаһлар Ватанны чит илбасарлар яуларыннан саклауны үзләренең изге бурычы дип исәплиләр. «Шаһнамә» нең беренче фәнни басмасы 1829 елда Һиндстанда 17 кулъязма күчермә нигезендә эшләнә. 1838–1878 елларда Парижда 30 күчермәне үз эченә алган басма дөнья күрә. Икесе дә наширләр тарафыннан тасвирланмаган соңгы кулъязмалар (XV йөздән соң) текстларына нигезләнеп әзерләнә. Немец галиме И.А.Вуллерс Макан һәм Моль басмаларын чагыштыру юлы белән төзелгән текст нәшер итә (9 томның 3 се нәшер ителә, Лейден, 1877–1884). Әлеге тәмамланмаган басма 1934–1936 елларда Тәһранда Фирдәүсинең меңьеллык юбилеена төгәлләнә. «Шаһнамә» текстын борынгы кулъязма күчермәләрне (XIII–XIV йөзләр) кертеп, текстологиянең заманча фәнни алымнары нигезендә нәшер итү эшен СССР ФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты башкара (т. 1–9, М., 1960–71). Фирдәүси шулай ук лирик шигырьләр, Библия һәм Коръәндәге мәгълүм сюжетка нигезләнеп язылган «Йосыф һәм Зөләйха» поэмасының авторы булган дип исәплиләр. Фирдәүси поэмасының йогынтысы билгеле бер дәрәҗәдә Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Г.Кандалый иҗатларында чагыла. XVIII–XIX йөзләрдә «Шаһнамә»гә ияреп язылган күп кенә кыйссалар барлыкка килә (М.Йомачиков, К.Минзәләви, Й.Таңчулаков һ.б.).

Әдәбият

Фердовси, 934–1934. Л., 1934; 

Бертельс Е. Э. Абу-л-Касим Фирдоуси и его творчество. М.–Л., 1935; 

Дьяконов М. Фердоуси: Жизнь и творчество. М.-Л., 1940; 

Османов М.-Н.О. Фирдоуси: Жизнь и творчество. М., 1959; 

Шукуров Ш.М. «Шах-наме» Фирдоуси и ранняя иллюстративная традиция. М., 1983; 

Mansur Abu'l Qasem Ferdowsi // Classical and Medieval Literature Criticism. Detroit, 2001. 43.

Автор — А.М.Ахунов