Эчтәлек

1958 елның 15 гыйнварында Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1980), җирле радиотапшырулар редакциясендә, Балык Бистәсе районының партия органнарында һәм идарә учреждениеләрендә эшли.

1994 елдән «Авыл офыклары» Балык Бистәсе район газетасында мөхәррир.

«Тормыш-ормыш» (2000), «Яшерен сөю» (2003), «Яфрак күләгәсе» (2005), «Язлар көтә күңел» (2008) шигырь җыентыклары, башлыча, мәхәббәт лирикасына багышлана.

Балалар өчен язылган «Патша-кырмыска» (2003) әкияте авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.