Биографиясе

1903 елның 25 марты, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе Андреевка авылы — 1988 елның 1 гыйнвары, Ташкент.

Үзбәк телендә яза.

Югары педагогик курсларны (Түбән Новгород, 1922), Хәрби педагогия институтын (Ташкент, 1942) тәмамлый.

1922 елдан Үзбәкстанда: 1927 елдан партия эшендә, 1934 елдан Үзбәкстан ССРның Язучылар берлегендә (1934–1980 дә идарә әгъзасы, 1934–1953 елларда президиум сәркәтибе, җаваплы сәркәтип). «Чәчәк бөреләре» («Гунчалар», Таш., 1930), «Бөркет изелде» («Никоб йиртилди», Таш., 1932), «Сатлыклар» («Соткинлар», Таш., 1937), «Сынау көннәрендә» («Синов кунларида», Таш., 1946), «Тамаша дәвам итә» («Томоша давом этади», 1973) һ.б. пьесалар, «Сүнмәс хәят» («Сунмас хаёт», Таш., 1951) повесте, «Кояш белән кайт» («Ой бориб омон кайт», Таш., 1970) киносценарие авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша («За честь Родины» фронт газетасы хәрби хәбәрчесе).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Танланган асарлар: 2 жилдли. Таш., 1983–84.                   

Автор — Р.Р.Мусабәкова