Эчтәлек

Тәхәллүсе Акъегет.

1951 елның 5 мартында Балык Бистәсе районы Балтач авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1974), «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә эшли: «Тел күрке — сүз», «Туган тел дәресләре» радиотапшырулары мөхәррире.

«Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1990), «Янды бер шәм таңнарда» (2001), «Агыла болыт офыкларга» (2012) шигырь җыентыкларында — яшәү турында уйланулар.

Әдәбият

Кутуй Р. Шигъри сурәт остасы // Мирас. 2006. № 7.