Биографиясе

1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районы Балтач авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1965).

1968–1972 елларда ТАССР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең, 1973–1977 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе.

1989–2013 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

1990–1995 елларда ТР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Беренче шигырьләрен 1950 елларда бастыра башлый. Фәйзуллинның «Нюанслар иле» (1964) шигъри циклы; «Рәсем ясыйм» (1965), «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Кыска шигырьләр» (1978) кебек шигырь җыентыклары (бер-, ике-, өч- яисә дүртьюллык шигырьләре) укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын традицион булмаган ирекле формасы һәм үзенчәлекле поэтикасы белән үзенә җәлеп итәләр.

Шигъри детальләрнең һәм метафораларның муллыгы, тирән фикерләрне кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә алуы яшь шагыйрьнең осталыгын һәм иҗатының камиллеген чагылдыра. «Хрущёв җепшеклеге» чорында әдәбиятка килгән Фәйзуллин өчен кыю гражданлык, чорны һәм кеше яшәешенең үзкыйммәтен нечкә тоемлау хас.

Беренче шигырьләрендә автобиографик чалымнар ачык гәүдәләнә («Яшьлек дәфтәреннән» шигырьләр циклы, 1962–1968; «Солдат дәфтәреннән», 1966–1968; «Әлмәт дәфтәреннән», 1968–1971).

Иҗатының башлангыч чорында шигырь төзелеше өлкәсендә үзен сынап карый. Алга таба ул традицион булмаган формалардан ераклаша башлый.

1970 елларда иҗатының тематикасы киңәя, идея-фәлсәфи эчтәлеге тирәнәя. Фәйзуллинның күләмнәре ягыннан зуррак, традицион формада, рифма һәм ритм белән язылган бу чор шигырьләренә читләтеп әйтү (киная), яшерен эчтәлек, әйтелеп бетмәү кебек татар поэзиясе өчен яңа алымнар куллану нәтиҗәсендә ирешелгән күпмәгънәлелек, абстракцияләү хас: «Мәрмәр» (1969; Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге бүләге, 1970), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976; ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1978), «Кошлар юлы» (1981).

Акрынлап Фәйзуллин әсәрләрендәге поэтик образлар тагын да гомумиләшәләр, яңа сәнгать мәйданы – вакыйгаларга, предметларга, төрле социаль төркем һәм һөнәр ияләре белән тулы бөтен Җир шары барлыкка килә. «Гадиләргә гимн» (1971) һәм «Көрәшчеләр» (1975) лиро-эпик поэмалары шундыйлардан, алар – публицистик характерда һәм әхлакый җаваплылык, дөньяда ирек, тигезлек һәм туганлык идеаллары урнашу кирәклеге турында монолог-уйлану.

Фәйзуллинның зур эпик «Сәйдәш» поэмасы (1981) татар профессор музыкаль культурасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевкә багышлана.

Фәйзуллин поэзиясенең төп казанышы – аның лирик герое, актив яшәү позицияле, югары идеалларга омтылучы, милли мәдәниятнең, әдәбиятның һәм сәнгатьнең якты киләчәге өчен көрәшергә әзер яшь кеше: «Айлы тирәкләр» («Лунные тополя», М., 1990), «Җил – Вакыт ул» (1996) җыентыклары.

Шагыйрьнең күпчелек шигырьләрендә элегик тональлек саклана, аларда гомернең тиз узуы, бәхет, мәхәббәт, дуслык турында сөйләнә: «Кайту мизгеле» («Миг возвращения», М., 1976), «Минем йолдызлы сәгатем» («Мой звёздный час», М., 1978) һ.б. Мәхәббәт лирикасына ихласлык хас: «Наз» (1973), «Чишмәләр иле» (1987), «Сөю көчле иманнан» (Уфа, 1997), «Мәхәббәтнамә» (2003), «Калейдоскоп»(2004).

Фәйзуллин татар поэзиясен ритмомелодика, җыр эпиграфлары һ.б. стиль үзенчәлекләре белән баета. Аның шигырьләре еш кына үзе иҗат иткән яисә халык авыз иҗатыннан, классик поэзиядән алынган мул сәнгать чаралары куллану исәбенә өзек-өзек, марш рәвешендә яисә моңлы-салмак яңгырый.

Композиторлар аның иҗатына мөрәҗәгать итә, Фәйзуллин шигырьләренә популярлык казанган күп җырлар языла: «Аккошлар» (Ф.Әхмәтов көе), «Мин сине ничек яраттым» (С.Садыйкова көе), «Менә без дә үсеп җиттек, әни» (Л.Хәйретдинова көе), «Сагыш» (Җ.Фәйзи көе), «Синең өчен яшим» (Р.Абдуллин көе), «Якты моң» (Ш.Шәрифуллин көе) һ.б.

Фәйзуллин балалар өчен язылган «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Ага да, ага елгалар» («Текут, текут реки», М., 1987), «Газиз китабы» (2005) шигырь җыентыклары, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик әсәрләре һәм юлъязмалар тупланган «Җырларда – ил гаме» (1984), «Илбагар уйлар» (2011) җыентыклары авторы.

Шигырьләре рус, башкорт, украин, эстон, кыргыз, грузин, инглиз, гарәп, немец, поляк, француз, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2012). Дуслык ордены, медальләр, ТРның, РФнең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан, 1992–2001.

Сайланма әсәрләр: 6 томда. Казан, 2005.

Әдәбият

Равил Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес. Казан, 2002.

Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш. Казан, 2002.

Хуҗина М. Равил Фәйзуллинның шигъри дөньясы. Казан, 2011.

Авторлар – Ф.Г.Галимуллин, Н.М.Йосыпова