Биографиясе

1891 елның 19 октябре, Оренбург губернасы, Орск өязе Күкшел авылы – 1928 елның 9 июле, БАССРның Зилаир кантоны Баймак поселогы.

1902–1904 елларда Орск шәһәре мәдрәсәсендә, 1904–1907 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре) укый.

1907 елдан Орск шәһәрендә яши, мәгариф мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән көндәлек матбугатта чыгышлар ясый, 1912–1927 елларда фольклор әсәрләре җыя, татар халкының этнографиясен өйрәнә. 1914 елдан Орскида мәдәни-агарту эшендә (китапханәче, үзешчән театр җитәкчесе, музыкант, «Кызыл Урал» газетасы хезмәткәре һ.б.).

Иҗаты

1910 елларда Фәйзи бер пәрдәле берничә пьеса, шигырьләр һәм бәетләр иҗат итә, соңыннан алар «Минем шигырьләрем» (1912), «Яшь күңел» (1913) җыентыкларына кертелә. Бер яктан әдип Г.Тукай, С.Рәмиев, М.Гафури, икенче яктан Ш.Бабич, С.Сүнчәләйнең иҗади традицияләрен дәвам итә. Аның поэзиясе мотивлар төрлелеге белән аерыла: «Табигать манзарасы» (1912), «Чәчәкләр җыры» (1912), «Җәйге төн» (1915) шигырьләре мәхәббәт, табигать, сәнгать романтикасы белән сугарылган; «Фәрештә» (1912), «Мөнбәр вә мендәр» (1912) шигырьләрендә социаль контрастлар урын ала. Авыл темасы «Илем» (1915), «Юклык» (1919) һ.б. шигырьләрендә ачык чагыла. Яшәү һәм үлем, кеше язмышына багышланган әсәрләрендә («Үткән вакыт» (1910), «Рәхәт кайда?» (1912), «Соңгы теләк» (1912), «Үз иркемә куй» (1912) һ.б.) лирик геройның хис-кичерешләре импрессионизм, экзистенциализм һәм модернизмга хас сәнгать чаралары аша белдерелә.

Фәйзи иҗатының төп жанры — драматургия. «Ике Хәсән» (1909), «Яшьләр алдатмыйлар» (1912) комедияләре, «Кызганыч», «Тәкъдирнең шаяруы» (икесе дә — 1913) мелодрамалары «аталар һәм балалар» конфликтын алга куя, мәхәббәтне каршылыкларга бирешми торган көч сыйфатында чагылдыра. 1913–1916 елларда Фәйзи иҗатындагы үзәк урынны авыл тормышы били, пьесалары этнография һәм халык авыз иҗаты элементлары белән баетыла. Әсәрләренә татар халык җырларын кертеп җибәрә, алар вакыйгаларның лирик лейтмотивына әверелә. «Авыл бәйрәме» музыкаль комедиясендә (1915) татар халкының этнографиясе һәм фольклоры бай сурәтләнә, әсәрдә тәүге тапкыр җыр куллануга омтылыш ясала.

Музыкаль башлангыч «Галиябану» пьесасында (1916; 1918 дә куела) аеруча ачык чагыла. Галиябану белән Хәлилнең чын һәм саф мәхәббәте кызның әтисен үз ягына аударган, явыз һәм мәкерле Исмәгыйльгә каршы куела. Конфликт Хәлилнең үлеме белән тәмамлана. Пьеса геройларының фаҗигасе җәмгыятьтә хөкем сөргән феодаль-патриархаль тәртипләрне фаш итә. Геройлар арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр, драматик вакыйгалар мәхәббәт турындагы җырлар белән үрелеп бара. «Галиябану» драмасы беренчеләрдән булып татар сәхнә сәнгатендә яңа бер жанрга — музыкаль драмага нигез сала.

Г.Ибраһимов Фәйзинең вакыйгалар белән музыканы табигый рәвештә берләштерүгә ирешүе, шул рәвешле аның пьесаларының эмоциональ яңгырашы, халыкчанлыгы көчәюе турында яза. Алардагы музыка фон булып кына калмый, ә вакыйганың мөһим өлешен тәшкил итә.

1917 елдан соң Фәйзи иҗаты зур үзгәрешләр кичерә. Илдә барган вакыйгалар (Гражданнар сугышы, соц. төзелеш, күмәкләштерү) әдипнең дөньяга карашына йогынты ясый. «Урал суы буенда» (1917), «Асылъяр» (1920; 1924 елда куела), «Ак калфак» (1923, 1925 елда куела) пьесаларында авылдагы яңа тормышның беренче чаткылары гына түгел, төрле катлау вәкилләренең мәхәббәте күрсәтелә. «Кызыл йолдыз» (1923), «Адашкан күңел» (1923; 1924 елда куела), «Кәкре каен» (1923), «Коммунага» (1924) һ.б. әсәрләрендә ул үзенең гуманистик карашларына тугры кала.

Фәйзибалалар өчен пьесалар һәм хикәяләр яза. Татар теленә К.В.Лукашевич, Н.А.Соловьёв-Несмелов пьесаларын тәрҗемә итә.

Истәлеге

1991 елда Балтач районының Шода авылында драматургның музей-утары ачыла.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1957; Әсәрләр. К., 2007.

Әдәбият

Ибраһимов Г. «Галиябану» хакында бер-ике сүз // Әсәрләр. К., 1978. Т. 5; 

Ханзафаров Н. Мирхәйдәр Фәйзи // Татар әдәбияты тарихы. К., 1989. Т. 4; 

Гыйлаҗев Т. Мирхәйдәр Фәйзи шигъриятенең идея-эстетик үзенчәлекләре // Әдәби мирас: тарих һәм заман. К., 2005; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2; 

Файзуллин М., Абдуллина Д. Мирхайдар Файзи: Повествование о жизни. К., 1987.

Автор — Т.Ш.Гыйлаҗев