Биографиясе

1902 елның 16 декабре, Уфа губернасы, Златоуст өязе Өлкенде авылы – 1967 елның 15 сентябре, Мәскәү.

1920 елдан Уфа губернасы оешмаларында эшли.

1927 елда Мәскәүгә килә: Журналистика институтында укый, бер үк вакытта «Эшче», «Игенчеләр» газеталары, «Ударниклар» журналы редакцияләрендә эшли.

СССР халыклары иҗат секторын һәм 1932 елдан Гослитиздат каршында милли сектор оештыра.

Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясе эшендә катнаша: җырлар, опералар өчен либретто текстлары яза, рус һәм чит ил опера әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1942 елдан «За честь Родины» дигән фронт газетасында мөхәррир урынбасары.

1945–1950 елларда ТАССР Язучылар берлеге рәисе.

1946–1954 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

«Ташлы дулкыннар» исемле беренче китабы 1930 елда Мәскәүдә басыла.

Ерикәй – татар җыр поэзиясен башлап җибәрүчеләрнең берсе, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов көйләр язган, зур популярлык казанган 300 дән артык лирик җыр, романс текстлары авторы. Үз әсәрләрендә Ерикәй мәхәббәткә, ирекле хезмәт романтикасына, туган як матурлыгына мәдхия җырлый.

Табигый яңгырашлы, эчкерсез, ягымлы аһәңле шигырьләр – аның поэзиясенә хас сыйфатлар.

Бөек Ватан сугышы елларында Ерикәй вакытлы матбугатта фашист илбасарларына каршы көрәшкә өндәүче, дошманны җиңәргә рухландыручы шигырьләр яза. Көрәш темасын яктырткан «Сугыш җырлары» (1941) шигырьләр җыентыгы, сугыш геройлары турында «Салават Кәримов» (1943) һәм «Геннадий Гобәйдуллин» (1943) дигән очерклар авторы. Ерикәйнең «Лирика» (1934), «Язгы җырлар» (1941), «Мәхәббәт җырлары» (1949; русчага тәрҗемәдә «О дружбе, о любви», М., 1955), «Судьбы и люди» (М., 1974), «Энҗе чәчәк» (1959; русчага тәрҗемәдә «Жемчужина», 1961), «Ике йөз җыр» (1982), «Җырланмаган әле безнең җыр» (2002) исемле шигырь җыентыклары укучыларга яхшы таныш.

«Кечкенәләр өчен әкиятләр» (1938), «Нәниләргә шигырьләр» (1938), «Весенний гром» (1948; татарчага тәрҗемәдә «Язгы күкрәү», 1950) китаплары балаларга багышланган.

А.Твардовскийның «Василий Тёркин» (1946) поэмасын татар теленә тәрҗемә итә. Рус композиторлары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре белән тыгыз элемтәдә яши.

А.Шапорин, Н.Мясковский, С.Кац һ.б. композиторлар Ерикәй сүзләренә романслар иҗат итә.

Ерикәйнең шигырьләре һәм поэмалары П.Васильев, П.Антокольский, С.Васильев, Д.Бедный, М.Исаковский, Б.Ахмадуллина, В.Рождественский, В.Тушнова, А.Жаров, В.Державин, С.Липкин, Е.Евтушенко, В.Ганиев тәрҗемәләрендә рус укучыларына да билгеле.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Шигырьләр, җырлар. Казан, 1950.

Сайланма әсәрләр: Поэмалар, шигырьләр, җырлар. Казан, 1971.

Избранное: Стихи. М., 1982.

Әдәбият

Хәйри Х. Әхмәт Ерикәй шигырьләре // Язучы һәм тормыш. Казан, 1979.

Сафин Ф. Җырчы шагыйрь // Казан утлары. 1982. № 12.

Миңнуллин К. Ах, җырларым... // Ватаным Татарстан. 1993. 5 гыйнвар.

Хусаин М. Песенный взлёт // Советская Татария. 1982. 19 декабря.

Автор – В.Х.Ганиев