Биографиясе

1917 елның 2 феврале, хәзерге Воронеж өлкәсе Воронцовка авылы 1965 елның 30 апреле, Алабуга шәһәре.

Бөек Ватан сугышы башланганчы Ленинградта, Обухов шәһәрендә эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның көзендә әсирлеккә төшә, 1943 елда яшерен оешмада катнаша. 1944 елда Дахау концлагерына күчерелә.

1949 елдан Алабугада яши, текстиль фабрикасында эшли. Үзенең кичергәннәре турында “Бухенвальд чаңы” (“Колокол Бухенвальда”, 1965) повестында яза.

Сугыш турында истәлекләре “Севастополь дәфтәре” (“Севастопольская тетрадь”, 1967) новеллалар җыентыгында чагылдырыла.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр. справ. К., 1970;

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.