Биографиясе

1846 елның 16 (28) феврале, Җамбыл авылы, хәзерге Казахстанның Жамбыл өлкәсе Мойынкум районы – 1945 елның 22 июне, Алма-Ата шәһәре, Казахстан ССР. Туган авылында җирләнә.

Ярлы күчмә терлекче гаиләсендә туа. 14 яшендә, җырлап акча эшләп, сәяхәтче акын булу өчен өеннән чыгып китә. Импровизация сәнгатенә данлыклы акын Сөембай Ароновтан өйрәнә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында акыннарның шигъри бәйгеләрендә-әйтешләрдә күп тапкырлар катнаша һәм җиңү яулый, бу аңа киң танылу китерә. Революциягә кадәрге чорда байларны, волость идарәчеләрен һәм патша чиновникларын саранлык, тәкәбберлек һәм ришвәтчелек өчен фаш итү җырлары остасы буларак дан казана ("Доля бедняка", "Собака бая Кадыйрбая", "Черный указ"). 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң аның иҗатында яңа темалар – яңа тормышны, Совет илен һәм аның юлбашчыларын данлау ("Гимн Октябрю", "Моя Родина", "В Мавзолее Ленина", "Ленин и Сталин", "Аксакалу Калинину", "Клим батыр" һ.б.) барлыкка килә.

 Казахстан ССР Югары Советы депутаты (1938 елдан). Казахстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Бөек Ватан сугышы елларында бөтенсоюзда танылу алган патриотик җырлар иҗат итә: "Москве", "Ленинградцы, дети мои!", "Приказ Родины".

Җамбылның шигъри манерасы психологик байлыгы, тормышны конкрет сурәтләве, эчкерсезлеге һәм эпик гадилеге белән аерылып тора. Ул халык авыз иҗаты формаларын язма әдәбият тәҗрибәсе белән берләштерә, яңа шигъри манера булдыра.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, "Почет билгесе" орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында йорт-музее булдырылган.

Казахстанда шәһәр һәм өлкә, Санкт-Петербургта тыкрык, Казан, Липецк, Ижевск, Волгоград, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Хабаровск, Красноярск шәһәрләрендә урамнар аның исеме белән атала.