Чын исем-фамилиясе Вәлидов Садрислам Хәйретдин улы.

Биографиясе

1891 ел, Тәтеш өязе Апас авылы – 1943 елның 29 июле, Казан.

Җ.Вәлидинең энесе.

«Буби» мәдрәсәсендә (1906–1910 еллар), Казан татар укытучылар мәктәбендә (1911–1915 еллар) белем ала.

1918 елдан Арча кантонында укытучылар әзерләү курсларында укыта, 1919–1926 елларда «Кызыл Армия», «Эш», «Татарстан» газеталарында, «Безнең юл», «Чаян» журналларында эшли, 1927–1932 елларда Татар рабфагында, Казан театр-сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

Иҗаты

С. Җәлалнең беренче хикәяләре «Ак юл», «Аң» журналларында 1913–1914 елларда басылып чыга. Аны киң катлау укучыга XIX йөз морзалары тормышыннан язылган «Дим буенда» (1914 ел) исемле мәхәббәт турындагы романтик повесте таныта.

«Кадерле кунаклар», «Иртә белән», «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән» (1919 елда басыла) исемле әкият һәм нәсерләрендә Гражданнар сугышы вакыйгалары, Октябрь революциясеннән соң яңа тормышка аяк баскан гади кешеләр образлары чагылыш таба.

С.Җәлал «Чаян» журналында юмористик хикәяләр һәм фельетоннар белән катнаша, публицистик мәкаләләр һәм рецензияләр яза, татар теленә Ф.Шиллерның «Вильгельм Телль», 1920 ел («Вилһелем Телль») драмасын, П.К.Бессальконың «Катастрофа», 1922 ел («Һәлакәт») повестен, М.Горькийның «Макар Чудра» (1927 ел), «Мальва» (1928 ел) хикәяләрен, Д.А.Фурмановның «Кызыл десант» («Красный десант», 1930 ел) повестен, Д.Н.Мамин-Сибиряк, Дж.Лондон хикәяләрен һәм башкаларны тәрҗемә итә.

1931 елда М.Х.Солтангалиев эше буенча кулга алына һәм биш елга хөкемгә тартыла. 1935 елда иреккә чыгарыла. 1937 елда кабат кулга алына, үләр алдыннан гына азат ителә. Вафатыннан соң аклана.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.

Әдәбият

Агишев Я. Садри Җәләл // Җәләл С. Сайланма әсәрләр. Казан, 1964;

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986.

Автор – З.З.Рәмиев