Биографиясе

1883 елның 1 (13) апреле, Херсон губернасы Губовка авылы – 1945 елның 25 мае, Мәскәү өлкәсе Барвиха поселогы.

Крестьян гаиләсеннән. Губовка авылы мәктәбендә укый, Киев хәрби-фельдшерлар мәктәбен тәмамлый (1904), аннары Санкт-Петербург университетының тарих-филология факультетында укый (тәмамламый).

1911 елдан большевикларның "Звезда" газетасы белән хезмәттәшлек итә, 1912 елдан "Правда" газетасының даими авторы. РСДРП(б) әгъзасы (1912 елдан).

1914–1915 елларда Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында хәрби фельдшер була.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң кызылармеецлар арасында агитация эшендә актив катнаша. Аның "Как родная меня мать провожала" җыры буларак танылган "Проводы" (1918) шигыре массакүләм популярлык казана.

1920 елларда аның шигырьләре һәм мәсәлләре миллионнарча тираж белән басыла. Иҗатының төп сыйфатлары –большевикларның партиялелеге һәм халыкчанлыгы, демократик жанрларга –мәсәл, җыр, такмакларга, раешникка, агитацияле шигъри повестька мөрәҗәгать итү. И.А.Крылов һәм Н.А.Некрасов традицияләрен үстерә. Әһәмиятле әсәрләре арасында: "Главная улица" (1922), "Про землю, про волю, про рабочую долю" (1917), "Новый завет без изъяна евангелиста Демьяна" поэмалары, Ленин турында шигырьләр.

1930 елларда аның иҗаты кискен тәнкыйтькә дучар була. 1936 елда аның "Богатыри" комик операсы Россиянең тарихи үткәнен бозган өчен гаепләнә. 1938 елда "мораль таркалу" формулировкасы белән ВКП(б) Һәм Язучылар берлегеннән чыгарыла, әсәрләре басылудан туктый.

Бөек Ватан сугышы елларында Демьян Боевой псевдонимы белән басыла, "Окнами ТАСС" белән хезмәттәшлек итә, патриотик шигырьләр һәм антифашистик сатира иҗат итә.

1956 елда үлгәннән соң партиягә кире кайтарыла.

Бүләкләре

Кызыл Байрак (1923), Ленин (1933) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.

Хезмәтләре

Полное собрание сочинений: в 19 томах. М.–Л., 1925–1933.

Собрание сочинений: в 8 томах. М., 1963–1964.