Биографиясе

1893 ел, Рәдүт авылы, хәзер Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Никитино авылы — 1959 елның 18 апреле, Әндижан шәһәре, Үзбәкстан ССР.

1914 елда «Галия» мәдрәсәсен (Уфа шәһәре) тәмамлый, шунда ук укыта, 1915–17 елларда «Кармак» журналы редакциясендә (Оренбург шәһәре).

11 яшендә яза башлый. «Өмет очкыннары», «Теләкләр төркеме» (икесе дә — 1918), «Кан дулкыннары, яки Сугыш» (Оренбург, 1919), «Бакчаларда» (Уфа, 1928), «Карагайлы каен урманында» (1928) һ.б. шигырь һәм җыр җыентыклары авторы.

Фольклорчы буларак та таныла, Ш.Бабичның әдәби һәм музыкаль мирасын саклап калырга булышлык итә.

Әдәбият     

Рахимкулова М. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1997.

Автор — Р.Н.Даутов