Биографиясе

1928 елның 3 гыйнвары, Әлмәт районы Миңлебай авылы – 1991 елның 17 гыйнвары, Лениногорск шәһәре.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтының югары әдәби курсларын тәмамлый (1967, Мәскәү). 1952–1958 елларда «Әлмәтнефтьтөзелеше» трестында ташчы, 1958–1962 елларда «Ильич васыятьләре» шәһәр газетасында (Лениногорск шәһәре) сәнәгать бүлеге мөдире.

Иҗаты

Беренче әсәре 1957 дә «Совет әдәбияты» журналында басыла. «Ташлы тауда» (1959) һәм «Истәлекле таш» (1961) җыентыкларына кертелгән хикәя һәм очерклары татар авылы тормышындагы үзгәрешләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, энергетикларның хезмәт казанышлары турында. «Тальян моңы» музыкаль комедиясе (1961 елда куела) һәм «Бергә – гомергә» (1963; 1964 елда куела) драмасы тамашачыларда зур кызыксыну уята.

Киң җәмәгатьчелеккә Бикчурин 1972 елда «Казан утлары» журналында (№5–7) басылган «Каты токым» романы белән таныла. Нефтьчеләр тормышына һәм аларның мактаулы хезмәтенә багышланган бу роман 1974 елда аерым китап булып – татар телендә, «Твердая порода» исеме белән рус телендә басылып чыга; 1976 елда ВЦСПС президиумы һәм СССР Язучылар берлегенең махсус бүләгенә лаек була. Роман словак, украин телләренә тәрҗемә ителә.

1981 елда «Казан утлары» журналында Бикчуның шулай ук нефтьчеләр тормышыннан алып язылган икенче күләмле әсәре – «Тирән катлам» (рус теленә тәрҗемәсе – «Глубокий пласт», 1983) романы басыла.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе // Якты юллар. Казан, 1975.

Галимуллин Ф. Тирән катламнарны ачканда // Казан утлары. 1980. № 4.

Бикмухаметов Р. Дни и ночи буровой // Литературное обозрение. 1974. № 9.

Воронов В. Привычная естественность // Литературная газета. 1975. 3 декабря.

Мустафин Р. Человек и коллектив // Дружба народов. 1975. № 7.

Автор – Ф.М.Мусин