Биографиясе

1927 елның 8 декабре, хәзерге Башкортстан Республикасының Илеш районы Әшмән авылы – 2013 елның 7 мае, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), 1962 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962–1966 елларда «Казан утлары» журналының җаваплы сәркәтибе, 1977–1981 елларда баш мөхәррир урынбасары вазифаларын үти.

Иҗаты

Әсәрләре 1950 елларда басыла башлый. Аның «Диңгез шавы» (1959), «Мират» (1963), «Әйт сүзеңне, яшьлек!» (1965), «Сез аңларсыз мине» (1971) китапларында тупланган лирик һәм фәлсәфи шигырьләрендә, балладаларында заман, яшәеш проблемалары, җәмгыятьтә кешенең роле турындагы фикерләре чагылыш таба. «Җәй – яшел кош» (1976), «Елларга сәяхәт» (1977), «Ак канатлар» (1983), «Кызыл ут» (1994) исемле шигырь һәм поэма җыентыкларында – шагыйрь замандашларының кичерешләре, яшәү мәгънәсе һәм аның матурлыгы, Туган иле һәм халкы, милләтнең үзбилгеләнеше өчен көрәше, рухи яңарышы һәм бәйсезлеге турындагы уйланулары белән уртаклаша.

Аның «Дүрт монолог» (1968), «Аязучан болытлы һава» (1978) повестьлары күңел җылылыгы, лиризм белән сугарылган. «Яшьлегемне эзлим» (1966, рус теленә тәрҗемәсе «Ищу молодость», М., 1971), «Тау ягы повесте» (1972, рус теленә тәрҗемәсе «Повесть Горной стороны», 1978), «Төлке тоту кыен түгел» (1975) повестьларында тормышта үз урынын эзләүче, халык традицияләренә тугрылык сакларга омтылган яшь кеше образы чагыла. «Ут һәм Су» (1971), «Таш китап» (1981) романнары Кама буендагы гигант төзелеш картиналарын гыйбрәтле язмышлар аша сурәтли.

Баянның прозасы романтик шартлылыгы, метафораларга һәм символик образларга бай булуы белән аерылып тора.

Баянның драматургиясе дә үзенчәлекле. «Күзләре нинди иде» (1965), «Зәңгәр кыңгыраулар» (1972) психол. драмаларында хәзерге заман кешесенең әдәп-әхлак проблемалары үзәккә алына. «Һәйкәл» (1970), «Алтын кашбау» (1989) трагедияләре тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылган.

Бүләкләре

Төбәкнең экологик проблемаларына багышланган «Урланган ай» повесте өчен Баян Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (1999). «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Кызыл ут. Казан, 1999.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан, 2002.

Тәкәрлек сагышы. Казан, 2007.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы // Казан утлары. 1994. № 5.

Әхмәтҗанов М. Җирдә Прометей бар // Мәдәни җомга. 2000. 4 февраль.

Мустафин Р. Человек и его дело // Литературное обозрение. 1979. № 6.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин