Биографиясе

1893 ел, Пенза губернасы, Инсар өязе Үрләдем авылы – 1913 елның 5 октябре, Оренбург шәһәре.

«Галия» мәдрәсәсендә (Уфа шәһәре) укый. «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы белән хезмәттәшлек итә, шунда ук беренче шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен бастыра.

Аерым шигырьләре «Яңа әдәбият» (1914, төзүчеләре Г.Ибраһимов һәм Г.Баттал), «Көрәш җырлары» (1923, төзүчесе Ф.Бурнаш) җыентыкларына, «Татар поэзиясе антологиясе»нә (1956, 1992) кертелгән.

Әдәбият

Бәкер К. Ибраһим Башмаков (вафат) // Вакыт. 1913. 10 октябрь;.

Мәрхүм шагыйрь: (Яшь шагыйрь Ибраһим Башмаковның үлүе турында) // Аң. 1913. № 20.

История татарской советской литературы. М., 1985.