- РУС
- ТАТ
Госман Фәтхулла улы Бакиров. Язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1966)
1896 елның 12 марты, Казан губернасы, Казан өязе Югары Курса авылы – 1982 елның 12 марты, Казан.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1940). 1918–1922 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә, 1923 елдан Казанда укытучы. 1929–1937 елларда «Мәгариф» журналының җаваплы сәркәтибе, 1940–1942 елларда Татарстан дәүләт нәшриятының дәреслекләр һәм методик кулланмалар секторында җаваплы мөхәррир.
Беренче бөтендөнья (1915–1917) һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, 1942–1945 елларда туп командиры, «Ватан намусы өчен» фронт газетасы хәбәрчесе.
1945–1956 елларда Татарстан китап нәшриятында укыту-педагогик әдәбият бүлеге мөдире.
Бакирның әдәби әсәрләре 1923 елдан басыла. «Урак өсте» (1930) хикәяләр җыентыгында, «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Сафа балалары» (1935) пьесаларында авыл мәктәпләре укучыларының тормышы сурәтләнә. Фронт көндәлеге, сугыш кичерешләре «Сугышчы истәлегеннән» (1949), «Утлы тегермән» (1966) исемле хикәя җыентыкларында, «Партизан малай» (1953) повестенда чагылыш таба.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Пьесалар. Казан, 1965.
Бормалы юллар. Казан, 1982.
Моя учительница. Казань, 1975.
Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы // Совет мәктәбе. 1966. № 3.
Шакир С. Сез әле дә уң флангта // Казан утлары. 1975. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.