Биографиясе

XIX йөзнең беренче яртысы, Казан губернасы, Лаеш өязе Байчуга авылы – ?

Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән.

Дала тормышы белән яшәгән казакъ халкының милли гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле сыйфатларын реалистик төстә тасвирлаган «Кыйсса-и әхвали казакъ» («Ушбу кыйсса казакъның әхвалләрен бәйан идәр» исеме белән дә мәгълүм) поэмасы авторы. Поэма 1841 елда языла һәм 1879 елда Казанда басыла.

Әдәбият

Татар халык мәкальләре. Казан, 1959. 1 т.

Васильев А.В. Материалы к характеристике взаимных отношений татар и киргизов с предварительным кратким очерком этих отношений. Оренбург, 1898.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов