Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөзнең беренче яртысында.

Шагыйрь турында кайбер мәгълүматлар дастанның үзендә бар. Берничә урында ул үзен «бичара Баһави» дип атый. Әсәрнең кереш өлешендә язылу вакыйгасына тукталып: «Бүз егет» китабыны бер катар күреб идем. Фарси теле берлә язылмыш иде... Үземезнең күңелемез кайгылы көндә «Бүз егет» китабына кайгымыз түкеб... мең дә сикез йөз кырык икенче елында язып ирдек, Уфа илендә...» – дип күрсәтә. Шуннан башка автор биографиясенә кагылышлы мәгълүмат юк.

Бер-берсенә гашыйк ике яшь кешенең фаҗигале язмышын романтик буяуларда сурәтләгән бу дастанның кулъязма нөсхәсен Семипалатинск өязендә (хәзерге Казахстан Республикасы) В.В.Радлов таба һәм үзенең «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи» (1870) исемле хезмәтенең 3 нче томында бастырып чыгара.

XIX йөзнең икенче яртысыннан «Бүз егет» дастаны татар халкы арасында, шулай ук казакъ, нугай һ.б. төрки телле халыкларда иң яратып укыла яки телдән сөйләнә торган әсәрләрнең берсенә әйләнә. Иң тулы дип исәпләнгән басмасы (Казан, 1984) Россия Фәннәр академиясе Көнчыгыш институтының Санкт-Петербург бүлеге фондында саклана торган кулъязма нөсхәсе нигезендә әзерләнә.

Чыганаклар

Татар халык иҗаты. Дастаннар. Казан, 1984.

Әдәбият

Гайнетдинов М.В. XIX йөз татар әдәбияты тарихына яңа материаллар // Татар теле һәм әдәбияты. Казан, 1977.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. Т. 2.

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992.

Автор – М.В.Гайнетдинов