Биографиясе

1895 елның 2 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе Әсән авылы – 1919 елның 28 марты, Башкортстан АССРның Җәлаир кантоны Җәлаир авылы.

Авылда әтисе мәдрәсәсендә, аннары «Галия»дә (1911–1916, Уфа шәһәре) белем ала.

15 яшьтән казакъ авылларында һәм Троицк шәһәрендә мөгаллимлек итә. «Аң», «Шура», «Кармак», «Акмулла», «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газета, журналларында языша.

1917 елның көзеннән башкорт милли хәрәкәтендә катнаша, Башкорт Шурасының сәркәтибе итеп сайлана, «Башкорт» газетасының мөхәррире була. Милли аңны тәрбияләү, әдәби талантларны бергә туплау, башкорт телен һәм әдәбиятын үстерүне максат итеп куйган «Тулкын» әдәби оешмасын төзүдә башлап йөри.

1919 елның 25 февраленнән Башкортстан ревкомының матбугат бүлегендә эшли.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Шәехзадә Бабич. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Шигырьләре 1913 елдан матбугатта күренә башлый. Аның иҗатында татар, башкорт һәм казакъ әдәбиятларының традицияләре органик рәвештә үрелеп бара.

Ш.Бабич – Тукай мәктәбе шагыйре: Тукай әсәрләренең романтик рәвештә эшкәртелгән темалары, мотивлары, образлары, сюжетлары, әдәби алымнары, стилистик детальләре аның иҗатында чагылыш таба. Поэзиясендә шулай ук Дәрдемәнднең фәлсәфи лирикасы йогынтысында туган аллегорик образлар да күзәтелә. С.Рәмиевнең гыйсъянчылык романтизмы да Бабич өчен якын була.

Бабичның романтик поэзиясенә хас темалар: табигать, мәхәббәт, сәнгать культы, шәхес иреген һәм милли-азатлык хәрәкәтен яклау; кадимчелек идеологиясен һәм феодаль торгынлыкны инкарь итү. Аның шигырьләрендә һәм поэмаларында лирик геройның җәмгыятьтә хөкем сөргән әхлакый нормалардан күңеле кайтуы чагылыш таба: «Дөньяга» (1915), «Таң вакыты» (1915), «Мин» (1915), «Мин – даһи» (1916), «Миндә көч» (1917) һ.б. Мәхәббәткә, хатын-кыз матурлыгына багышланган шигырьләре арасында «Гашыйк дустыма» (1910), «Бәнем фәрештәм» (1912), «Кыз» (1916), «Саҗидәгә» (1916), «Тешсез кыз» (1916), «Мәхәббәт тоткыны» (1917), «Матур сыннар» (1917), «Әкълимәгә» (1917), «Мәхәббәт җырлары» (1917), «Кил, чибәр» (1917), «Зөһрәгә» (1917), «Шәмсекамәргә» (1917), «Гыйшык» (1918) һәм «Исемнәр бакчасында» (1917) шигъри циклы бар.

Бабич хатын-кызларга багышланган шигырьләрендә фольклор һәм классик Шәрык поэзиясенә хас исемнәр куллана (Сара, Сәрвәр, Маһирә, Нәфисә, Мәрьям һ.б.).

Бабичның романтик поэзиясендә музыкаль тематика аерым бер урын алып тора. Ул сатира һәм юморга корылган халык җырларын, такмакларын җыя, аларга интерпретация ясый. Кайбер шигырьләре халык көйләренә җырлана: «Шатлык җыры» (1917), «Мәхәббәт җырлары» (1918), «Дим буе җырлары» (1918). Бабичның музыкага карашы «Мандолина» (1914), «Скрипка» (1915), «Канун тыңлаганда» (1915), «Курайкайга» (1918) исемле шигырьләрендә ачык чагыла.

1915–1917 елларда Бабич татар поэзиясенең җәүһәрләренә әверелгән әсәрләрен иҗат итә. 1916 елда язылган «Кандала» һәм «Газазил» поэмалары – Бабичның югары дәрәҗәдәге сатирик әсәрләре. «Газазил» поэмасы – Газазил фәрештәнең җәннәттән куылуы (куылганнан соң Иблис дип атала) һәм аның кешеләрне юлдан яздыруы турындагы дини легендаларны сәнгати эшкәртеп, аларга үзенчәлекле төсмер биреп язылган әсәр. Аллаһ һәм Иблис образларында Бабич мәңгелек теманы – Изгелек һәм Явызлыкның үзара көрәшен тасвирлый. Поэмада тормышның искергән якларына, догматик схоластикага карата тәнкыйть яшертен көлү, сатира һәм көчле сарказм, үткен юмор һ.б. аша бирелә. Болар барысы да «карнавал көлүе» формасында чагылыш таба. Поэма романтик ирониясе, дини-мифологик образларны реаль тормышка бәйләп тасвирлавы белән кызыклы.

«Китабеннас фихәккыльхаувас» исемле, ике йөздән артык танылган шәхескә багышланган эпиграммалардан торган һәм ХХ йөз башы татар зыялыларының шаян портретын тудырган җыентыгы – Бабичның шулай ук сатира һәм юмор өлкәсендәге зур уңышы.

Бабич иҗатында татар һәм башкорт халыкларының милли азатлык хәрәкәте идеяләре дә киң чагылыш таба. «Хөррият бүләге» (1917) шигырендә революция нәтиҗәсендә татарлар, ниһаять, иреккә ирешер, дигән ышаныч чагыла. Бабич, Башкортстан Автономияле Республикасы төзелү идеясен хуплап, башкорт халкы тарихының якты сәхифәләрен күз алдыннан кичерә («Көтмәсдән», 1918; «Байрам», 1918; «Гаскәр маршы», 1918; «Башкортостан», 1918; «Салауат батыр», 1918), Ленинга мәдхия җырлый («Әй, большевик!», 1917). Ул чордагы милли-сәяси хәрәкәтләрне һәм партияләрне хуплап, Бабич халык, гади кеше, бигрәк тә «башкортлар өчен бәхетле ил» вәгъдә итүче социалистлар өчен тавыш бирергә өнди («Тупрак», 1917; «Беренсе номерлы список», 1917; «Список №9», 1917), җәмгыятьтәге төрле катлауларның илдә булган вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен күрсәтә («Кызыл вәгазь», 1917), канкойгыч сугышны гаепли («Сугыш», 1917; «Кан шәүләләре», 1917).

1918 елдан Бабич поэзиясе икенче төрле төсмерләр ала. Күтәренке пафосны ирек һәм милли бәйсезлек идеалларының чәлпәрәмә килүе нәтиҗәсендә дөньяны трагик рәвештә кабул итү алыштыра («Сау бул, бәйрәм», «Тапмадым йолдыз», «Юк», 1918).

Башкорт халкы кичергән авыр сынауларны тасвирлауга, башкортларның милли азатлык хәрәкәтенә багышланган «Большевиклар белән килешү турында башкорт халкына көйле хитаб» (1919) исемле мөрәҗәгате – Бабичның соңгы зур күләмле публицистик әсәре. Ул анда башкорт милли хәрәкәтенең каршылыклары, Россиядә 1917–1919 елларда хакимият бүлүгә юнәлтелгән бәрелешләр турында ачыктан-ачык сөйли. Башкорт халкының азатлык өчен көрәшенең тарихи юлын күз алдында тотып, Бабич, башкортларга кызыллар ягына чыгу хәерлерәк булыр, дигән фикердә тора. Шул ук вакытта ул большевиклар тарафыннан оештырылган кызыл террор хакында да үз фикерен әйтергә онытмый. Башкорт социалистларының һәм милли хәрәкәт тарафдарларының Дутов һәм Колчак ягына чыгуын «Красная гвардия» вәхшәтендән Башкортстан канга батканга!..» дип аңлата.

Кызыл террорны фаш итүче нәкъ менә шушы юллар Бабичның язмышында хәлиткеч роль уйнаган дип фаразлана. «... көйле хитаб» чыгып, бер ай узганнан соң Бабич үтерелә.

Әсәрләр

Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Зәңгәр җырлар. Казан, 1990.

Һайланма әҫәрґәр. Өфө, 1958.

Избранная лирика. Уфа, 1966.

Әдәбият

Ибраһимов Г. Вакытсыз һәлак булды // Әсәрләр: 5 томда. Казан, 1978.

Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич // Казан утлары. 1967. № 6.

Халит Г. Шәехзадә Бабич // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1986. 3 т.

Шәйехзада Бабич хаҡында иҫтәлектәр. Өфө, 1994.

Миңнегулов Х. Шәехзадә Бабич. Олуг талант // Мирас. 1995. № 9.

Бикбаев Р.Т. Шайхзада Бабич: жизнь и творчество. Уфа, 1995.

Гайнетдинов М., Ганиева Р. Шәехзадә Бабич // Татар әдәбияты тарихы. Казан, 2016. Т.4.

Автор – Р.К.Ганиева