Биографиясе

1921 елның 7 ноябре, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ахман авылы – 2013 елның 28 марты, Уфа.

Татар һәм башкорт телләрендә яза.

Уфа финанс-икътисад техникумын (1939) һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (1963, Мәскәү). Бөек Ватан сугышында катнаша. 1949–1959 елларда «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр, соңрак бүлек мөдире һәм махсус хәбәрче булып эшли. 1959–1961 елларда Салават шәһәре драма театры, 1963–1965 елларда Башкорт академия драма театры директоры.

Иҗаты

Әсәрләре 1939 елдан басыла. Балалар өчен «Кәрим» (1947), «Вәлимә» (1953) исемле хикәяләр, Башкортстан нефтьчеләренә багышланган «Минем геройым» (1953) дигән очерклар җыентыклары авторы. Драматург буларак киң таныла. 1955 елда «Беҙгә егеттәр килде» комедиясен яза. Соңрак нефтьчеләр тормышы тасвирланган «Рәйсә» (1958), «Ҡыйыу кешеләр» (1959), «Фәйзи» (1960) драмаларын, шулай ук «Зәйтүнгөл» (1975), «Аҡ сирендәр» (1976) пьесаларын иҗат итә. «Ҡанат йәйгәндә» (1969) драмасында М.Җәлил тормышының башлангыч чоры сурәтләнә.

Асанбаевның кискен конфликтка корылган «Кәләш әйттергәндә» (1964), «Күктән төшкән бәхет» (1969), «Һыу юлы» (1972) комедияләре бүген дә актуальлекләрен югалтмый.

Революционер, дипломат Кәрим Хәкимов образы сурәтләнгән «Кызыл паша» (1982) драмасы өчен Асанбаев 1983 елда Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Асанбаевның пьесалары Казан, Уфа, Сибай, Салават, Әлмәт, Оренбург, Минзәлә театрларында куела.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, Халыклар Дуслыгы, Салават Юлаев орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Красный паша: Пьесы. Уфа, 1987.

Һайланма әҁәрҙәр. Өфө, 1991.

Сәхнә әҁәрҙәре. Өфө, 1997.

Әдәбият

Абсалямова Г. Решать мирным путем // Театральная жизнь. 1983. № 12.

Нурғалин З. Теманы тормош бирә // Ағиҙел. 1984. № 6.

Автор – С.Г.Сафуанов