- РУС
- ТАТ
Язучы
1898 елның 2 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Байгол авылы –1948 елның 28 мае, Казан.
Казандагы керәшен укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң (1917), Казанда һәм туган авылында балалар укыта, бер үк вакытта 1918 елдан «Кызыл әләм» газетасының авыл хәбәрчесе була.
1922–1923 елларда совет-партия мәктәбендә һәм Казан Зур драма театры каршындагы театр студиясендә укый, Республика запас Армиясе Казан политбүлеге каршындагы театр труппасы белән чыгышлар ясый.
1925–1928 елларда комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, РКП(б)ның Бөгелмә кантоны комитетында оештыручы-хезмәткәр.
1928–1943 елларда Ташкентта укытучы булып эшли.
1938 елда «Кечкенә Бануның тарихы» (1938) повестен яза, әсәр аңа танылу китерә һәм рус, үзбәк, инглиз телләренә тәрҗемә ителә.
Ташкентта яшәгән чорда «Сәнәкчеләр» (1932), «Мәмәт һәм Аман карт» (1934), «Лули» повестьларын, «Михнәт» (1934–1935) романын иҗат итә. 1943 елда Казанга кайта. Биредә Д.Аппакова «Шүрәле» (1944), «Тапкыр егет» (1945, Татар академия театрында куела), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) пьесаларын, «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» әкиятләрен яза.
Хикәяләр һәм пьесалар. Казан, 1953.
Избранное. Казань, 1957.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана. Казань, 1970.
Автор – Ф.И.Ибраһимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.