Биографиясе

1922 елның 7 апреле, хәзерге Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы районы Яңа Кышлау авылы – 1996 елның 28 сентябре, Лениногорск шәһәре.

Бохара педагогия институтында укый. 1945–1950 елларда Үзбәкстанда бухгалтер, аннан соң мәктәпләрдә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. Ташкентта юридик курслар тәмамлаганнан соң (1950 елга кадәр), Таҗикстанда хокук саклау органнарында хезмәт итә.

1953–1960 елларда Дүшәмбедә чыга торган республика газеталарында фотохәбәрче вазифаларын башкара. 1960 елдан Лениногорск шәһәрендә яши.

Иҗаты

К.Әмировның «Уяну»(1966), «Суд алдыннан» (1972), «Шөгер моңнары» (1973), «Вөҗдан әмере» (1978), «Әй, язмыш, язмыш» (1983) пьесалары Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Әстерхан, Оренбург, Наманган, Хива шәһәрләренең профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә куела.

Илебездә генә түгел, чит ил театрларында да куелган, әфган кызы белән совет солдатының фаҗигале мәхәббәтен тасвирлаган «Зөлфия» (1983; рус теленә тәрҗемәсе «Страна пылающего солнца», 1983) пьесасы К.Әмировка зур уңыш китерә.

Әсәрләре

Шөгер моңнары. Пьесалар. Казан, 1987.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.