Биографиясе

1893, хәзерге Башкортстан Республикасы, Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылы – 1962 елның 28 гыйнвары, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Уфа, Пенза губерналарындагы татар авылларында укытучылык итә.

1918 елдан Казанда: укытучы, соңыннан «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталары редакцияләрендә корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1919 елдан Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгарылган газеталарда хезмәт итә. Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятында эшли.

Нахак репрессияләнә. 1956 елда аклана.

Иҗаты

Беренче әсәрләре 1913 елда «Шура» журналында басыла. Иҗатының иң актив чоры 1920–1930 елларга туры килә. «Даһи» (1918), «Идел буенда» (1919), «Сулган чәчәк» (1921), «Бабай» (1922) поэмалары социаль көрәш рухы белән сугарылган.

«Йосыф белән Зөләйха» (1922) трагедиясе, «Печән базары» (1925), «Казан кызы» (1925), «Габдрахман мулла» (1926) комедияләре, «Пайтәхет җәлладлары» (1925) драмасы татар театрларында уйнала.

1930 елларда балалар өчен күп яза. Аеруча популяр әсәрләре – «Ак кәҗә» (1938) юмористик поэмасы, «Урал баласы» (1930), «Музыкант» (1938) хикәяләре.

Әсәрләре

Таң вакыты. Сайланма әсәрләр. Казан, 1969.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин